Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркотик белән дәваланырга уйлаган, имеш...

Яшел Үзән суды шактый зур күләмдә наркотик саклаган Дмитреевка карата хөкем карары чыгарды. Дмитреев узган елның августында Яшел Үзәндә кыргый үсеп утырган киндерне җыеп алып, марихуана (каннабис) ясаган һәм аны өендә саклаган. Сентябрь аенда аны хокук сакчылары тоткарлый һәм 77,12 грамм массада марихуана саклаганын ачыклый. Тикшерү барышында ул хокук сакчыларына...

Яшел Үзән суды шактый зур күләмдә наркотик саклаган Дмитреевка карата хөкем карары чыгарды.

Дмитреев узган елның августында Яшел Үзәндә кыргый үсеп утырган киндерне җыеп алып, марихуана (каннабис) ясаган һәм аны өендә саклаган. Сентябрь аенда аны хокук сакчылары тоткарлый һәм 77,12 грамм массада марихуана саклаганын ачыклый.

Тикшерү барышында ул хокук сакчыларына марихуана белән төрле авыруларны дәвалап булуы турында ишетүен һәм үзе дәваланырга теләвен сөйләп бирә, гаебен таный. Суд аны шартлы рәвештә ике елга хөкем итә. Бүгенге көндә суд карары үз көченә керде, дип хәбәр итә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Д.Темников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X