Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркоманиягә каршы көрәштә вак-төяк юк

Кыргый үскән наркотиклы үсемлекне юкка чыгаруда чара күрмәгән бер авыл җирлеге башлыгына 3 мең сум штраф салынды. «Мәк» операциясе барышында наркотик матдәле үсемлекләр үскән урыннарны ачыклау һәм юкка чыгаруга игътибар бирелә. Участогында шундый үсемлек табылган җир хуҗаларына кисәтү ясала. Кагыйдә буларак, җир участогы хуҗасы мондый кисәтү таләпләрен тиз үти. 800...


Кыргый үскән наркотиклы үсемлекне юкка чыгаруда чара күрмәгән бер авыл җирлеге башлыгына 3 мең сум штраф салынды.

«Мәк» операциясе барышында наркотик матдәле үсемлекләр үскән урыннарны ачыклау һәм юкка чыгаруга игътибар бирелә. Участогында шундый үсемлек табылган җир хуҗаларына кисәтү ясала. Кагыйдә буларак, җир участогы хуҗасы мондый кисәтү таләпләрен тиз үти.
800 квадрат метр мәйданда наркотиклы үсемлекне юкка чыгару буенча чара күрү өчен бер авыл җирлеге башлыгына кисәтү ясала. Әмма, наркоконтроль хезмәткәрләренең рәсми күрсәтмәсе булса да, башлыкның бу җиргә, ягъни кыргый үсемлекләрне юкка чыгаруга кулы җитми. Нәтиҗәдә, РФ Җинаятьләр кодексының 10.5нче маддәсе буенча, Россия Федерациясендә контрольгә алынган наркотик, психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән наркотиклы үсемлекне юкка чыгаруда чара күрмәгән җитәкчегә административ беркетмә төзелә.
Наркоманиягә каршы көрәштә вак-төякләр була алмый. Кыргый хәлдә үсеп чыккан киндернең составында наркотиклы матдә булу сәбәпле, аны үстергән, җыйган яисә саклаган өчен, җаваплылык каралган. Әмма яшьләр, аның никадәр куркыныч булуын аңламыйча, кызыксынып, татып карарга мөмкин.
Яшел Үзән районы наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефоны: 5-55-00.
Светлана Крылова,
РФ УФСКНың Яшел Үзән районара бүлегенең өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев