Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркоконтроль җитәкчелеге Татарстанның Кама аръягындагы 5 эре шәһәрдә берүк вакытта гражданнарны кабул итүне оештыра

3 сентябрьдә, сишәмбе, 10нан алып 18 сәгатькә кадәр ТР буенча Россия ФСКН идарәсе төбәкнең эре шәһәрләрендә гражданнарны кабул итә. Бу көнне Казан, Зеленодольск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль җитәкчесе һәм урынбасарына, шулай ук мәгариф идарәсе, балигъ булмаган балалар бүлеге, муниципаль район хакимияте вәкилләренә шәхсән мөрәҗәгать...

3 сентябрьдә, сишәмбе, 10нан алып 18 сәгатькә кадәр ТР буенча Россия ФСКН идарәсе төбәкнең эре шәһәрләрендә гражданнарны кабул итә.
Бу көнне Казан, Зеленодольск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль җитәкчесе һәм урынбасарына, шулай ук мәгариф идарәсе, балигъ булмаган балалар бүлеге, муниципаль район хакимияте вәкилләренә шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән паспортың булу мөһим.
Татарстанның наркоконтроль җитәкчелегенең халыкны кабул итүе яңа уку елы башлану белән бәйле. Төбәктә яшүсмерләрнең исерткеч эчемлекләрнең дару белән бергә эчкән очраклары билгеле. Шундый экспериментларның берсе, кызганычка каршы, фаҗигале төгәлләнгән.
Шул уңайдан республика нарконтроль идарәсе җитәкчелеге наркотиклар белән бәйле хәлнең торышын өйрәнү һәм җинаятьләрне булдырмауның яңа ысулларын эзләү өчен халыкны кабул итүне оештыра.
Зеленодольскида гражданнар ТР Россия УФСКНның районара бүлегенә килә ала.
Кизү часте телефоны (884371) 5-55-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев