Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муниципаль район башлыгы сайланды

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район һәм шәһәр Советлары сессияләре үтте. Сессияләр эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Дәүләт Советы депутатлары Евгений Богачев, Илшат Ганиев, Иван Егоров, Валентин Кострин, районның почетлы гражданнары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты....

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район һәм шәһәр Советлары сессияләре үтте. Сессияләр эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Дәүләт Советы депутатлары Евгений Богачев, Илшат Ганиев, Иван Егоров, Валентин Кострин, районның почетлы гражданнары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Сессияләрнең икесендә дә төп мәсьәлә башлыкны сайлау булгандыр, мөгаен. Беренче шәһәр Советы сессиясе булды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен җиткереп, муниципаль район башкарма комитеты башлыгы булып эшләгән Александр Тыгин кандидатурасын Яшел Үзән шәһәре мэры вазифасына тәкъдим итте.
- Александр Васильевич 9 ай эшләү дәверендә үзен талантлы җитәкче итеп танытты. Юллар салына, төзелешләрдә эш бара, иң мөһиме - халык белән уртак тел табылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Тыгин кандидатурасын тәкъдим итте, - диде ул.
Депутатлар, яшерен тавыш бирү юлы белән, бертавыштан диярлек (бер каршы) Яшел Үзән шәһәре мэры итеп Александр Тыгинны сайлады, ахырда ул тантаналы төстә ант кабул итте.
Шулай ук Яшел Үзән муниципаль район Советы сессиясендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы сайланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, Александр Тыгин кандидатурасын тәкъдим итеп, аның бу эшне алып барачагына ышанычы зур булуын, үзен районны яхшы белгән җитәкче буларак танытуын әйтеп узды. Депутатларны аның кандидатурасын якларга чакырды. Яшерен тавыш бирү юлы белән Александр Тыгин Яшел Үзән муниципаль район башлыгы итеп сайланды.
Александр Васильевич сүз алып:
- Бу трибунага ничә тапкыр чыккан булсам да, бүген бик дулкынланам, миңа ышаныч күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт, сезнең ышанычны бөтен көчем белән акларга тырышачакмын,- диде ул. Шулай ук ахырда тантаналы төстә ант кабул итте.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Егоров Сергей Геннадьевич билгеләнде. Алга таба район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителәчәге турында карар кабул ителде.
Илдар ГАБИДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев