Яшел Үзән

МУЛЛА ИЛЕ БӘЙГЕЛӘРЕ

Авыл халкы яңа елны каршылаганда йортларын, ихаталарын бер-берсеннән калышмаска тырышып бизәде. Безнең татар халкы, Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне торакларын тәртипкә кертеп, кунак көткәндәй бизәнеп каршы ала. Мулла Илендә, шул гадәткә тугры калып, тырыштылар һәм җирлек үзидарәсе бәйгеләр дә үткәрде. Җиңүчеләрне комиссия билгеләде. «Иң матур бизәлгән йорт» номинациясендә - Гыйлмановлар...

Авыл халкы яңа елны каршылаганда йортларын, ихаталарын бер-берсеннән калышмаска тырышып бизәде.
Безнең татар халкы, Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне торакларын тәртипкә кертеп, кунак көткәндәй бизәнеп каршы ала. Мулла Илендә, шул гадәткә тугры калып, тырыштылар һәм җирлек үзидарәсе бәйгеләр дә үткәрде. Җиңүчеләрне комиссия билгеләде. «Иң матур бизәлгән йорт» номинациясендә - Гыйлмановлар гаиләсе, «Иң матур капка төбе» номинациясендә - Гыйбадуллиннар гаиләсе, «Иң биек чыршы» номинациясендә Җәләлетдиновлар гаиләсе шаккатырды. Афәрин, Мулла Иле!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: