Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөслимәләр сәяхәттә

Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыяте әгъзалары, рәисе Вафилә ханым Хикмәтуллина җитәкчелегендә, башкалабыз Казанга сәяхәт кылды. Сәяхәтләре К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде» спектаклен карап дәвам итте. Тинчуринлылар ак яулыклы мөслимәләрне җылы каршы алды. Алар үзләре дә буш кул белән бармады: артистларга чәчәк бәйләмнәре,...


Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыяте әгъзалары, рәисе Вафилә ханым Хикмәтуллина җитәкчелегендә, башкалабыз Казанга сәяхәт кылды.
Сәяхәтләре К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде» спектаклен карап дәвам итте. Тинчуринлылар ак яулыклы мөслимәләрне җылы каршы алды. Алар үзләре дә буш кул белән бармады: артистларга чәчәк бәйләмнәре,
И.Мәхмүтовага багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр бүләк итте, аның кайгысын уртаклашты.
Мөслимәләр бу чараны оештырырга ярдәм иткән «А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы» ААҖ җитәкчелегенә, аерым алганда, генераль директор урынбасары Д.Галиевка рәхмәтле.
Тынгысыз мөслимәләрнең бу беренче сәяхәте генә булмас. Алар «ТНВ» каналының «Башваткыч» тапшыруында да катнашырга хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X