Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәктәпкә җыенырга булыш!»

Беренче сыйныфка баручы һәр бала өчен 1 сентябрь - тормышының иң истәлекле көне. Ел саен традиция буенча Татарстанда бу көн якынлашканда «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе үткәрелә. Чарага стартны бүген, 2 августта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә килгәч бирде. Мәктәпкә җыенырга иң беренче чиратта аз керемле гаилә балаларына булышачаклар. Әти-әнисе...

Беренче сыйныфка баручы һәр бала өчен 1 сентябрь - тормышының иң истәлекле көне.
Ел саен традиция буенча Татарстанда бу көн якынлашканда «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе үткәрелә. Чарага стартны бүген, 2 августта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә килгәч бирде.
Мәктәпкә җыенырга иң беренче чиратта аз керемле гаилә балаларына булышачаклар. Әти-әнисе эшсез калган балалар да, инвалид балалар да шул исәпкә керә.
Әлеге акциядә теләгән барлык кеше катнаша ала. Бүген «Родина» мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәктәп кирәк-яраклары ярминкәсе була. Анда махсус контейнерлар куелган. Теләгән кеше, мәктәп кирәк-яраклары сатып алып, шунда куя ала. Аларның барысы да мохтаҗ балаларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев