Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп автобусларына таләпләр кырыслана

2014 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәте мәктәп автобусларына таләпләрне тагын да кырысландырды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Мәктәп автобусларында 8 бала һәм аннан да күбрәк баланы йөртеп була (оештырып йөртү) һәм аларга "Балалар утырган" дигән билге куелырга тиеш. Автобус йөртүченең "Д" категориясе булырга һәм йөртү стажы...

2014 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәте мәктәп автобусларына таләпләрне тагын да кырысландырды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Мәктәп автобусларында 8 бала һәм аннан да күбрәк баланы йөртеп була (оештырып йөртү) һәм аларга "Балалар утырган" дигән билге куелырга тиеш. Автобус йөртүченең "Д" категориясе булырга һәм йөртү стажы 1 елдан да ким булмаска тиеш. Әгәр автобуста 3 сәгатьтән дә артык барырга туры килсә, коры паек һәм шешәле су алырга онытмау зарур. Балаларны бер шәһәрдән икенче шәһәргә 3 сәгатьтән дә артыграк алып барырга туры килә икән, бу очракта аларны медицина хезмәткәре озатырга тиеш. 4 сәгатьтән дә озаккарак сузылган юлга 7 яшькәчә балаларны алырга рөхсәт ителми.

Төнге вакытта - 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр - балаларны бары тик вокзалга, аэропортка илтергә һәм кире алып кайтырга , шулай ук юлда көтелмәгән тоткарлану булганда гына йөртергә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев