Яшел Үзән

Минем яраткан табибым

Хәзер бәйгеләрне кайда гына һәм ничек итеп кенә уздырмыйлар. Ә менә монысы аеруча үзенчәлекле. Яраткан табибны яисә шәфкать туташын халык махсус сайт аша интернет-тавыш бирү юлы белән үзе сайлый. «Минем яраткан балалар табибы» бәйгесенә 8 апрельдә старт бирелде. Ул 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Тәкъдир итү чарасына бәйгенең генераль партнеры...

Хәзер бәйгеләрне кайда гына һәм ничек итеп кенә уздырмыйлар. Ә менә монысы аеруча үзенчәлекле. Яраткан табибны яисә шәфкать туташын халык махсус сайт аша интернет-тавыш бирү юлы белән үзе сайлый.
«Минем яраткан балалар табибы» бәйгесенә 8 апрельдә старт бирелде. Ул 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Тәкъдир итү чарасына бәйгенең генераль партнеры Nutricia компаниясе һәм генераль иганәчесе Danone-Юнимилк компанияләр төркеме вәкиле Рөстәм Габдерахманов, «АСМ «Здравинформ» ширкәте директоры Азат Абашев килде. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов һәм оештыручылар катнашты. Шуны әйтергә кирәк, җирле матбугат чаралары, шул исәптән «Яшел Үзән» газетасы да бәйгенең информацион партнеры булып тора һәм ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы яклавында алып барыла. Рәсми оештыручысы - Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе.
«Минем яраткан балалар табибы» проектының дебюты 2011 елда Казанда булып, ул Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән. Шулай итә-итә, ул географиясен киңәйтә бара. Тавыш бирүчеләр саны артканнан-арта. Конкурс идеясе нигезендә халык игътибарын медицина хезмәткәрләренең авыр һәм җаваплы хезмәтенә җәлеп итү ята. Бу проектны оештыручылар медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм табиб һөнәренең абруе күтәреләчәгенә исәп тота.
Әлеге бәйгедә 62 балалар табибы һәм 103 шәфкать туташы катнашып, аларның исемнәре сайтка куелган. Тавыш бирүгә терапевтлар һәм гомуми практика табиблары да кертелгән. Конкурсның тагын бер үзенчәлеге шунда - монда махсус жюри юк. Иң лаеклы табибларны халык үзе сайлап ала. Анда биш төрле рейтингка игътибар бирелеп, җиңүчеләр дә биш кеше булачак. Әйтик, һөнәргә бирелгәнлек, яисә олы йөрәкле табиб һәм башкалар.
Конкурс ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак. Аларга анда шушы югарыда әйтелгән иганәчеләр ярдәме белән (Nutricia һәм Danone-Юнимилк компанияләре) кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Шуны да әйтергә кирәк, Казанда, Әлмәттә, Чаллыда узган мондый конкурслар уңышлы узып, үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәткән. Бәйгенең Идел буе регионнарында да әле дәвам итәчәгенә ышаныч зур.
Бу конкурста район һәм шәһәрдә яшәүче һәр кеше катнаша ала, аның өчен Интернет аша www.bestpediatr.ru сайтына керергә һәм, үзеңнең кәрәзле телефон аша теркәлеп, тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү бушлай һәм смслар спонсорлар исәбенә түләнә. Олы йөрәкле, үз эшенә җаваплы караган иң яраткан табибыбызны бергәләп сайлыйк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: