Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдрәсәдә узган викторинадан фоторепортаж

Яшел Үзән мәдрәсәсендә балалар арасында тагын бер үзенчәлекле чара - Ислам тарихына багышланган викторина булып узды. Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 70тән артык бала катнашты.

Викторинада беренче дүрт урынны алган бакырчылылар Әхмәтшина Зөлфиягә, Әхмәтшина Әлфинурга, Шәйхуллин Рәмискә, Хәмитова Ләйсәнгә диплом һәм бүләкләрне Нияз хәзрәт Сабиров һәм Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тапшырды. Яшел Үзәннән призлы урыннар алган Мингалиев Аделгә, Шәйхетдинов Тимерханга, Сәфәрханов Әхмәткә бүләкләр бирелде. Гомумән, бу викторинадан бер генә катнашучы да бүләксез кайтып китмәде. Шуңа күрә Нияз хәзрәт тә: "Викторинада катнашкансыз икән, сез барыгыз да җиңүче", - дип юкка гына әйтмәде. Әлеге чара балаларга алда узачак Коръән бәйгесенә ныграк әзерләнергә стимул бирсә, җиңүчеләргә исә республика күләмендә Яшел Үзән данын данларга бер адым инде ул. Уңышлар телик аларга. Амин.

Алфия Зыякаева.

Материалның тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев