Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

25 мартта музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары һәм авыл клуб­лары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Районыбызда мәдәният учреждениеләре булу иҗади эшчәнлек, милли мирасны торгызу һәм иҗатның яңа төрләрен үстерү өчен имин шартлар булдырырга мөмкинлек бирә. Мәдәният хезмәткәрләре буыннар арасында ышанычлы элемтәне булдыруга, балаларда һәм яшьләрдә кече ватанга һәм кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәләр. Бездә халык талантларын ихтирам итәләр, ә бу исә гүзәллек дөньясы белән кызыксынуның элеккечә үк калуы, сүнмәве хакында сөйли.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән сезгә бәхет, һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышлар, илһам, күтәренке кәеф һәм нык сәламәтлек телим!
Наил Һарунов,
Идел аръягы үзәкләштерелгән клуб системасы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев