Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Машинаң кышка әзерме?

Ниһаять, чын кышка кереп барабыз. Әле - кар, әле яңгыр явып, юллар боз белән каплана, аз гына игътибарсызлык бәла чыгуга китерә. Машинасының җәйге тәгәрмәчләрен кышкысына алмаштырмаучылар үзләрен дә, башкаларның да иминлеген шик астына куя. Автомобильчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сак булырга, аяк астын җентекләп карарга кирәк. Бозлы юлда автомобиль кинәт...

Ниһаять, чын кышка кереп барабыз. Әле - кар, әле яңгыр явып, юллар боз белән каплана, аз гына игътибарсызлык бәла чыгуга китерә. Машинасының җәйге тәгәрмәчләрен кышкысына алмаштырмаучылар үзләрен дә, башкаларның да иминлеген шик астына куя.
Автомобильчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сак булырга, аяк астын җентекләп карарга кирәк. Бозлы юлда автомобиль кинәт туктый алмый. Юл - барыбыз өчен дә иң куркыныч урыннарның берсе. Өстәвенә, караңгы да иртә төшә. Кагыйдәләрне үтәмәсәң, бер-бер хәл килеп чыгасын көт тә тор. Юкка гына беренче кар төшкән көнне «калайчы көне» дип атамыйлар.
Узган атнада Исаково янында «Скания» автомобиле белән бәйле фаҗигане искә алып китмичә булмый. Дөрес, бу авариянең бозлавыкка бәйләнеше булмаган. Ә менә Казан - Оренбург юлында чыккан ДТПга бозлавыкның катнашы юк дип әйтеп булмый. «Ниссан» автомобилен йөртүче, каршыдан килгән «ГАЗ» автомобиленә бәрелеп, чираттагы юл корбаны булган. Ни кызганыч, иномарканың тәгәрмәчләре кышкыга алмаштырылмаган булган. Бу бит инде кышын җәйге күлмәктән урамга чыккан кебек.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге узган атнада гына да 93 ДТП теркәгән, 4есендә кешеләр имгәнгән. ДТПларның күбесе һава шартларына бәйле рәвештә килеп чыккан. 29 ноябрьдә, мәсәлән, Ореховкада бер автомобиль, каршы хәрәкәт полосасына чыгып, «ВАЗ-2113» автомобилен бәрдергән. Җитмәсә, ДТП урыныннан качып киткән. «ВАЗ»ны йөртүче 27 яшьлек хатын җәрәхәтләнгән.
- Бозлы юлда ДТП чыкмасын өчен автомобиль йөртүчеләргә идарә итү стилен үзгәртергә кирәк, - дип кисәтә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. - Аларга тизлекне киметергә, кискен маневрлар ясамаска, машинаны кышкы чорга әзерләргә, тормоз системасын тикшерергә һәм тизлек режимын сакларга киңәш итәбез. Шулай эшләгәндә генә үзеңне һәм юлда йөрүчеләрне бәла-казадан сакларга мөмкин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев