Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Малы ишлерәк булганнар ота

Савым сыеры асраучылар дәүләт ярдәме алды. Сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга узган атнада мал башына 2000 сумнан акча өләштеләр. Бу эшне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оешкан төстә үтәп чыкты.Акча турында сүз чыккач, берочтан, мал асраучыларның кереме турында да әйтәсе килә. Сөт җитештереп көн күрүчеләрнең быел ул ару гына булды...

Савым сыеры асраучылар дәүләт ярдәме алды. Сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга узган атнада мал башына 2000 сумнан акча өләштеләр. Бу эшне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оешкан төстә үтәп чыкты.Акча турында сүз чыккач, берочтан, мал асраучыларның кереме турында да әйтәсе килә. Сөт җитештереп көн күрүчеләрнең быел ул ару гына булды дияргә ярый. Сөт яхшы бәядән кабул ителә бит: сентябрь аенда литрын 14 сумнан җыйсалар, октябрь уртасыннан 18 сумга ала башладылар. Эшләсәң, яшәп була, ди авыл халкы. Һәрьяктан караганда да, күп сыер асраганнар ота. Әле менә быел район җитәкчелеге дүртәр һәм аннан артыграк сыер тотканнарга сөт саву аппаратлары бүләк итте. Бусы бигрәк тә урынлы, эшне тизләтә дә, җиңеләйтә дә ул аппарат. Терлек башына 2000 сумнан бирелгән дәүләт ярдәме дә ярап куя. Авыл халкы инфляция кузгаткан бәяләр сикерүеннән каушап калмасын дип күрсәтелә ул ярдәм. Мал азыгы кыйммәтләнүен өлешчә каплату максатыннан.
Күргәнебезчә, сыер асрау файдалы бездә. Хәер, моны күпләр аңлап эш итә инде. Саннар белән дә дәлиллик сүзебезне. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, Карагуҗада барлыгы - 241, Олы Якедә - 198, Мамадыш-Әкилдә - 183, Мулла Илендә 160 баш сыер тоталар. Иң күп сыер асрый торган авыллар болар. Аерым хуҗалыкларга килгәндә исә, Бишнәдә яшәүче Люция һәм Илһам Шакировлар гаиләсенә тиңнәр юк. Уңган гаилә, 11 баш сыер асрап, сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Җәй башында, Сабантуйда, ул чагында әле район башкарма комитеты рәисе Александр Тыгин, үзе килеп, бөтен халык алдында сөт саву аппараты бүләк итте. Эшләребез җиңеләйде, рәхмәт җитәкчегә, ди Шакировлар.
Ильяс Салихҗан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев