Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

МАЛАЙЛАРЫ ИГЕНЧЕ ХЕЗМӘТЕНДӘ ТӘРБИЯЛӘНӘ

Июль ахырына көннәр матураеп, ниһаять, кыр-басуларда иркенләп эшләргә мөмкинлек туды. Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәррәү кузгалды дисәк тә ярый. Игенче хезмәтен яктыртырга теләп, иген кырлары белән танышып йөргәндә, нидәндер, бәхетле кеше турында язасы килде. Дөрес, үзебез барган беренче хуҗалыкта ук очраттык без аны. «Овощевод» күмәк хуҗалыгы кырында комбайнда арыш суктыра...


Июль ахырына көннәр матураеп, ниһаять, кыр-басуларда иркенләп эшләргә мөмкинлек туды. Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәррәү кузгалды дисәк тә ярый. Игенче хезмәтен яктыртырга теләп, иген кырлары белән танышып йөргәндә, нидәндер, бәхетле кеше турында язасы килде. Дөрес, үзебез барган беренче хуҗалыкта ук очраттык без аны. «Овощевод» күмәк хуҗалыгы кырында комбайнда арыш суктыра иде ул. Биредә утыз елдан артык механизатор булып эшләүче Николай Егоров турында сүзебез.

Быелгы уракка ул төпчек улын да алып чыккан. Әле унбиш яшен тутырып уналтыга гына чыккан Антон, чын-чынлап комбайнчы ярдәмчесе булып, кырда эшли. Ул Яшел Үзәндәге 107нче һөнәр училищесында укый, II курска күчкән. Яшь булса да, егет комбайн рулен дә тота икән. Аның болай эшли алуы техниканы яратудандыр, мөгаен. Әле быел гына һөнәри бәйгедә район буенча I урынны алып слесарь чемоданы белән бүләкләнгән булган Антон. Каникулда вакытны бушка уздырмас өчен, эшкә чыкканмы соң әллә, дип уйлаган идек тә, ялгышканбыз икән. Төпле уй белән килгән егет: атасы һәм бабасы юлыннан китмәкче ул. Менә шуңа бәхетле дә инде өлкән Егоров. Өч малай үстергән ата кешенең сөенүе һәркемгә дә аңлашыла булыр. Әйтсәк, әйтик инде дигәндәй, Николайның өлкән ике улы да, нәкъ Антон кебек, кырда эшләп җитлеккәннәр. Хәзер авыл хуҗалыгында эшләмәсәләр дә, тормышларына җитәрлекне хезмәт куеп табарга кирәклеге менә шушы кыр сабаклары белән кергән аларга. Гомумән, Егоровлар «Овощевод»та танылган гаилә. Николайның атасы Сергей биредә утыз ел хезмәт куйган данлыклы механизатор. Николай үзе дә инде менә утыз беренче елын механизатор булып эшли. «Овощевод»ның мөхтәрәм җитәкчесе Варис Сөнгатулла улының фидакарь тырышлык куеп эшләүчеләргә аеруча игътибарлы булуын сөйләделәр безгә биредә. Мисалга, еллык эш нәтиҗәләре буенча алдынгыларны машина белән бүләкләү тәртибен кертә ул. Безнең комбайнчы үз вакытында, менә шул хезмәт ярышларында җиңеп, ике тапкыр «Жигули» машинасы белән бүләкләнә! Моңа тагын шуны гына өстик: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Вильям Галимҗан улы әйтүенчә, районда уңышлы эшләп килүче бердәнбер династия дә икән алар.
Механизаторлар династиясе белән безне «Овощевод» күмәк хуҗалыгы директоры урынбасары Илшат Сабирҗанов таныштырды. Арышны хуҗалык барлыгы 420 гектар җирдә чәчкән. Әлегә уңыш гектарыннан 22 центнер чамасы чыга, көннәр коры торса, бүген-иртәгә урып-җыеп алачакбыз аны, дип белдерде җитәкче урынбасары. Хуҗалык, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Сенаж салып, печән чабып малларга кышкы азыкның 70 процентын әзерләгәннәр инде. Тагын 300 гектар кукуруз, 70 гектар көнбагыш басулары бар икән әле. Болары силос салырга, билгеле. «Овощевод» кышны тыныч каршылый.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев