Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Максат – яшьләрне һөнәргә өйрәтү

Быел мәктәпне тәмамлаган 140 яшүсмерне Яшел Үзәннең 107нче башлангыч һөнәри белем бирү училищесы укырга алырга әзер. Аларны укытуга дәүләт заказы бар. Училищеда быел укырга теләк белдергән 140 яшүсмернең 75ен IX сыйныф базасында кабул итәргә исәплиләр: шуларның 50се бүгенге көндә иң кирәкле эшкә - турыдан-туры суднолар төзү һөнәренә өйрәнә ала. Узган...


Быел мәктәпне тәмамлаган 140 яшүсмерне Яшел Үзәннең 107нче башлангыч һөнәри белем бирү училищесы укырга алырга әзер. Аларны укытуга дәүләт заказы бар.

Училищеда быел укырга теләк белдергән 140 яшүсмернең 75ен IX сыйныф базасында кабул итәргә исәплиләр: шуларның 50се бүгенге көндә иң кирәкле эшкә - турыдан-туры суднолар төзү һөнәренә өйрәнә ала. Узган елларда училищеда мондый һөнәргә өйрәтү төркеме булмаган, әмма Горький исемендәге заводта әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ бар һәм, шуны исәптә тотып, дәүләт заказы буенча IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаган егетләр өчен шушындый төркемнәр ачарга ниятләгәннәр. Бәхеткә, шәһәрдә судно төзергә өйрәтергә теләүче инженер-техник белгечләр дә, уку чорында практика узу өчен 25нче училище базасында производство биналары да сакланып калган. Дөрес, әлеге училищеның производство биналары шактый таушалган һәм бу остаханәләрне ремонтларга кирәк, әмма алар бар һәм аларда яшүсмерләрне эшкә, һөнәргә өйрәтергә була.
XI сыйныфны тәмамлаган һәм чын ир-егетләр һөнәре үзләштерергә тәвәккәлләгән егетләргә дә борчылырга кирәкми: училищеда алар өчен дә махсус судно төзүчеләр төркеме ачыла. Анда 25 егетне кабул итәргә әзерләр. 2-2,5 ел эчендә егетләр төпле һөнәргә өйрәнеп, укуны тәмамлаганнан соң, бер гасырлык тарихы булган һәм тотрыклы хезмәт хакы түләнә торган Горький исемендәге заводка эшкә урнаша ала. Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаган егетләрне училищеда укыту һәм аларны һөнәргә өйрәтү, аннары эшкә урнаштыру турында муниципаль район башлыгы Сергей Батин һәм Горький исемендәге заводның генераль директоры Ринат Мистахов белән сөйләшү булган. Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаган егетләрнең 107нче училищеда белем алуы, һөнәр үзләштерүе кирәкле гамәл, димәк, шәһәр бюджетына иң зур салым түләүче предприятиеләрнең берсе - Горький исемендәге заводның эшче кадрларга кытлыгы кими, икенче яктан караганда, училищеда белем алган егетләр, озын берлек эзләп еракка китмичә, үзебезнең шәһәрдә, ата-баба җирендә эшкә кала. «Иң мөһиме - яшьләрне тормышта кирәкле һөнәргә өйрәтү. Училищеда эшләүче һәр укытучының, производствога өйрәтүче һәр мастерның максаты менә шундый изге һәм без үзебезнең алга куелган бурычны күп еллар дәвамында намус белән үтәргә омтылабыз», - ди 107нче училище директоры Фәндүс Хаҗиев.
Училище авыл өчен дә кадрлар әзерләү белән уңышлы шөгыльләнә. Авылда туып үскән һәм үзенең киләчәк язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә карар иткән 25 егет училищеның авыл хуҗалыгы производствосы өчен кадрлар әзерләүче Албаба уку-укыту пунктына документларын илтеп тапшырган. Училищеның Олы Карагуҗадагы уку-укыту пунктын да шул төбәктә яшәүче халык мактап телгә ала: авыл малайларына, өеннән еракка чыгып китмичә, туган җирендә белем алу хокукы бирелә. Тракторчы-машинист, шофер һөнәрләрен үзләштерә. Кызларны эшче һөнәрләренә өйрәтүгә ихтыяҗ барлыгын истә тотып, училищеда поварлар һәм малярлар төркеме күп еллар дәвамында уңышлы эшләп килә. Ел саен 25 егет механизаторлык белгечлеген үзләштерергә укырга кабул ителә.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X