Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәрне нәрсә борчый?

чираттагысы 3 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Муниципаль район башлыгы бу көнне шәһәрнең мактаулы гражданнары, өлкән яшьтәге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашты. Конференцияләр залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Өлкән яшьтәгеләрнең башлыкка һәм төрле хезмәт җитәкчеләренә сораулары күп җыелган иде, шуңа күрә очрашу өч сәгатьтән артык дәвам...

чираттагысы 3 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Муниципаль район башлыгы бу көнне шәһәрнең мактаулы гражданнары, өлкән яшьтәге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашты.

Конференцияләр залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Өлкән яшьтәгеләрнең башлыкка һәм төрле хезмәт җитәкчеләренә сораулары күп җыелган иде, шуңа күрә очрашу өч сәгатьтән артык дәвам итте.
Яшьләрнең тормыш-көнкүрешенә кагылган һәм бары тик аларны гына кызыксындырырга тиешле сораулар озын хезмәт юлы узган өлкән яшьтәгеләрне дә борчый икән. Шәһәрдә уртача хезмәт хакының түбән булуы, әйбәт хезмәт хакы һәм яшәү урыны булмаганга күрә, тирән белемле һәм зирәк акыллы яшьләрнең бүтән төбәкләргә күчеп китүе, поликлиникаларда чиратларның зур булуы, алкоголизмның колач җәя баруы - болар яшьләрне дә, өлкән яшьтәгеләрне дә борчып торган сорауларның кайберсе генә. Очрашуда катнашучылар бүгенге яшәү рәвешенә, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның югары, ә капиталь ремонт ясалган кайбер йортларда җитешсезлекләр, чүп-чар җыюда, шул исәптән урманны чүптән чистартуда (үзләре дә өмәгә чыгарга риза икәнлекләрен белдерде), балаларны бакчага урнаштыруда кимчелекләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә озын-озын чиратларда басып торырга мәҗбүр булуына зарланды, шул ук вакытта хезмәт хакын күтәрү юлларын эзләү, җитештерүне арттыру, предприятиеләрне эш белән тәэмин итү, җитештерүчеләрне яклау кебегрәк киләчәгебезне билгели торган сораулар, тузанга күмелеп, астарак калып китте.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин очрашуда катнашучыларны шәһәрдә барган үзгәрешләр белән таныштырды, ветераннарның сорауларына җавап бирде. Чиратларны киметү максатыннан, мәктәпләр базасында өлкәннәр өчен «Өлкән буын мәктәбе» («Школа 3-го возраста») дигән мәктәп эшли башлаячагын, өлкәннәр дә коммуналь хезмәтләр өчен, компьютердан файдаланып, интернет аша түли алачагын хәбәр итте.
Урал Салаватов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250