Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӨЛКӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ!

Заманыбыз шундый инде, бер-беребез белән сирәгрәк күрешәбез, азрак аралашабыз. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә авыр - алар бит бүтән вәзгыятькә ияләшкән. Шуңа күрә олыларга игътибарлы булырга кирәклеген кабатлап тору артык булмас дип уйлыйбыз. Туганнарны онытмау изге бурычыбыз булса, бергә эшләгән өлкән иптәшләребезне искә төшереп, аларның хәлләрен белешү дә саваплы гамәл булыр...


Заманыбыз шундый инде, бер-беребез белән сирәгрәк күрешәбез, азрак аралашабыз. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә авыр - алар бит бүтән вәзгыятькә ияләшкән. Шуңа күрә олыларга игътибарлы булырга кирәклеген кабатлап тору артык булмас дип уйлыйбыз. Туганнарны онытмау изге бурычыбыз булса, бергә эшләгән өлкән иптәшләребезне искә төшереп, аларның хәлләрен белешү дә саваплы гамәл булыр иде. Октябрьнең беренче көнен Халыкара өлкәннәр көне дип игълан итү юктан түгел бит.


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 1 октябрь көнне лаеклы ялга чыккан өлкән иптәшләрен барлап чыкты. Бу көнне идарә ел да шулай билгеләп үтә. Кайчандыр бергә эшләгән иптәшләренең өенә барып аларның хәлләрен белешәләр һәм күчтәнәч тапшыралар - менә шуннан гыйбарәт ул ел да кабатлана торган мактаулы чара. Өлкәннәрнең моңа бик тә канәгать булуларын әйтте идарәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Равил кызы Бикчурина.
Идарә оештырган бу игелекле чарада Лилия Равил кызы әйдәп баручы булып йөрде. Аларга ияреп без дә идарәдә эшләп, лаеклы ялга чыкканнар белән танышып чыктык. Җәмгысы унтугыз кешене бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырып, чыкты идарә хезмәткәрләре. Бүләк әзерләүдә «Казан» кошчылык фабрикасының турыдан-туры ярдәм итүен дә әйтик биредә.
Беренче булып, Әйшә авылында яшәүче Тәбриз Ильяс улы Баязитовка кердек. Бик сөенеп каршы алды ул иптәшләрен. Аңа быел 75 яшь тулган, әмма бергә эшләгән чакларын яхшы хәтерли икән әле. Аннары, шунда ук яшәүче Хөсәен Абдул улы Фәезханов өенә юнәлдек. Йорт тирәсе, бакчалары чәчәккә күмелгән аларның. Җитмешне куса да, хезмәттән аерылырга теләми икән үзе. Эшчәнлегенең нәтиҗәсе, кем әйтмешли, күз алдында: койманың урам ягында да үскән кызыл, алсу, ак төсле матур чәчәкләр ул тирәдән узучы һәркемнең дә күңелен күтәрә торгандыр, мөгаен.
Менә тагын да өлкәнрәк - 77 яшькә җиткән Мәйсәрә Шиһап кызы Шиһаповага кердек. Мәйсәрә апа бигрәк тә сөенеп күреште иптәшләре белән. Ул идарәдә егерме ел эшләгән. Җыештыручы булып хезмәт иткән ул, 61 яшендә генә ялга чыккан.
- Идарәдән хәлемне белешеп торуларына бик рәхмәт инде - ялгыз башым булгач һәр таныш тавыш та куандыра бит! - диде Мәйсәрә апа. Ул үзе Мамадыш- Әкил авылында туып үскән, шунда олы апасы янына кайтып йөри икән. Туган авылында күңеленә ямь таба Мәйсәрә апа. Өлкән яшьтәге кешенең, безнең белән хәл-әхвәлләрен сөйләшеп алгач, күңеле булды.
Мәйсәрә апа фатирыннан чыккач, Лилия Равил кызы: - Син кергәнгә шатлансалар, үзеңә дә күңелле була шул! - диде, нәтиҗә ясагандай.
Әйе, изге эш саваплы. Олыларның кадерен белү аеруча әйбәт эш. Идарә хезмәткәрләре бу көнне 19 кешене сөендереп чыкты.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X