Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәрне хөрмәтләп

1 октябрь - Өлкәннәр көне иртәдән үк яңгырлы булса да, бәйрәмгә багышланган чараларга көзге елак һава комачау итмәде. Район буенча күздә тотылган төп чараларның берсе Горький исемендәге мәдәният сараенда булды. Муниципаль районнан килгән өлкән яшьтәге кешеләр, ветераннар советы әгъзалары киңәшмәләр залында район башлыгы, төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән очрашуга, фикер алышуга...


1 октябрь - Өлкәннәр көне иртәдән үк яңгырлы булса да, бәйрәмгә багышланган чараларга көзге елак һава комачау итмәде.

Район буенча күздә тотылган төп чараларның берсе Горький исемендәге мәдәният сараенда булды. Муниципаль районнан килгән өлкән яшьтәге кешеләр, ветераннар советы әгъзалары киңәшмәләр залында район башлыгы, төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән очрашуга, фикер алышуга җыелды. Аларны шушы бәйрәм белән башлык исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин котлады, районда булган төп яңалыклар белән таныштырып чыкты. Чынлап та, безнең район территориясендә зур үзгәрешләр бара, әле монда, әле тегендә инвесторлар җәлеп ителә. Әйтик, Карамалы Тауда Логистика үзәге төзелә, аңа 14 миллиард сум күләмендә акча федераль бюджеттан бирелә, 2 мең кешегә эш урыны булыр дип көтелә. Яңа Турада төзелә торган сәүдә үзәге 8 миллиард сумга исәпләнгән һәм анда 20 мең эш урыны булачак. «Тандем» сортировкалау үзәгенең безнең шәһәрдә булуы да яңа эш урыннарына исәп тотарга мөмкинлек бирә. Горький исемендәге завод элек елга берничә судно төзесә, хәзер анда ай саен бер корабка нигез салына.
Ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева җыелучыларны шушы көн белән котлап, өлкән кешеләрнең бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә ел буе онытылмасыннар иде дигән теләген җиткерде. Ул ветераннар советының эшчәнлеге, халыкны борчыган проблемаларга тукталды. Сорауларның бер өлеше сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылса, чыбыклы радиога, телеканалга кагылышлылары да булды. Оныкларының язмышы өчен борчылган ветераннар балалар иҗаты үзәге бинасының кайчан ремонтланып чыгасы белән кызыксынды. Ветераннар билгеләнгән вакытка сыешып бетмәде. Анысы билгеле факт. Бу шимбәдә Сергей Батин алар белән үзе очрашып әңгәмәне дәвам итәчәк дип ышандырды район җитәкчелеге. Бәйрәм «Балкыш-Сияние» республика конкурсында җиңүчеләр концерты белән дәвам итте. Анда да өлкәннәр исеменә иң җылы, иң изге теләкләр җиткерелде.
Декада инде бетеп килә, шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрне тәбрикләргә, игътибар күрсәтергә, имин һәм бәхетле көннәр теләргә онытмыйк.
А.Асылгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев