Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лицейда утлар кабынды

Яшел Үзән районында төзелеп килгән Ореховка бистәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур тантана булды. Анда сәләтле балалар өчен химия лицее ачылды. Барлыгы 140 бала торып укый ала торган интернат-лицейга академик П.Кирпичников исеме бирелде. Лицейның кызыл кирпечтән төзелгән бинасы Казанга барган юлдан яхшы күренә. Бина үзе дүрт ел чамасы элек...

Яшел Үзән районында төзелеп килгән Ореховка бистәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур тантана булды. Анда сәләтле балалар өчен химия лицее ачылды. Барлыгы 140 бала торып укый ала торган интернат-лицейга академик П.Кирпичников исеме бирелде.
Лицейның кызыл кирпечтән төзелгән бинасы Казанга барган юлдан яхшы күренә. Бина үзе дүрт ел чамасы элек төзелеп бетсә дә, анда утлар бүген генә кабынды. Аның язмышы ел башында тәгаенләнде һәм менә шул матур бинада республика лицей-интернаты урнашты. Шулай итеп, сәләтле балалар бөтен Татарстаннан килеп, безнең районда химия юнәлешендә төпле белем ала алачаклар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уку йортын ачу тантанасында:
- Алдан аны 1 сентябрьгә өлгертә алмавыбыз өчен гафу үтенәсем килә. Ярар, Укытучылар көненә бүләгебез булыр! - дип башлады сүзен.
Президент әйтүенчә, Татарстан мәгарифендә кертелә торган яңалыкларның бер чагылышы бу. Балаларга заман өчен әһәмиятле аерым бер фән буенча тирән белем бирүне оештыру күздә тотыла. Беренче булып, лицей-интернат Актаныш районында ачылган. Ул авыл хуҗалыгы тармагына белгечләр әзерләүгә юнәлеш тота. Тиздән Казан авиация институты нигезендә охшаш лицей булдырылачак. Бездә ачылган бу яңасы Казан милли тикшеренү технология университеты (элекке КХТИ) белән, кем әйтмешли, кулга- кул тотынышып эшлиячәк. Университет галимнәре, Ореховкага килеп, балаларга химия юнәлешендә белем бирәчәк. Мондый укудан тыш үткәрелә торган хезмәттәшлеккә атнага 10 сәгать каралган.
Лицей 4 октябрьдә ачылса да, балалар анда 1 сентябрьдән җыела башлаган булганнар инде. Уку йорты белән танышып йөргәндә укучылар белән сөйләшеп алырга мөмкинчелек тә туды. Без танышкан Алсу Закирова Тукай районындагы Мәләкәс авылы кызы булып чыкты. Ул химия фәнен бик ярата икән, лицейга керү өчен үткәрелгән сайлау олимпиадасын һәм әңгәмәләрне җиңел үткән. Хәзер IX сыйныфта укый.Туганнарны юксынырга вакытым юк, ди Алсу. Укудан тыш, иптәшләре белән, суда йөзү спорты белән шөгыльләнергә йөри икән. Белем алырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр бар биредә. Спорт залы һәм су бассейны заманча матур итеп төзелгән, компьютер кебек беренче класслы замана техникасы да җитәрлек. Күңелең нәрсәгә тартыла, шуны сайлый аласың. Шуңа өстәп, интернатның көненә биш тапкыр ашата торган ашханәсе һәм уңайлы йокы бүлмәләре булуын да әйтик. Әлбәттә, үзебезнең райондашыбыз белән дә таныштык. Осиноводан килгән Ленар Галиев та биредәге шартлар белән кәнагать. X сыйныфта укучы егетебез үзенең киләчәген төгәл билгеләгән дә инде: «Мин нефть тармагында инженер булып эшләргә телим, шуңа күрә бу лицейга кердем!» - дип белдерде ул. Хыялы тормышка аша күрсен якташыбызның.
Әйтергә кирәк, Президент Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башка җитәкче даирәләр балаларның белем алу һәм яшәү шартлары белән җентекләп таныштылар. Яңа уку йорты әйбәт тәэсир калдырды. Киләчәк буын турында кайгыртуның яхшы үрнәге бу, дип белдерде бит Президент, лицейны карап чыккач. Һәм, өй туе бүләксез булмый дигәндәй, уку йортына «Пежо» маркалы микроавтобус бүләк итте.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев