Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлгерлек күрсәтер чак

Урак җиткәч кенә көннәр бозылды. Бер көн кояш елмаеп алса, ике көн яңгыр явып, игенче эшләрен тоткарлый. Әмма өлгерләр каушамыйча чәчкәнне җыеп алырга тырышалар. Беренче итеп «Тау Иле» хуҗалыгын әйтәсе килә. Комбайнчылар Динар Гыйниятуллин һәм Фидаил Шәйхетдинов 80 гектар борчакны урып та, суктырып та өлгергәннәр. Уңган егетләрнең тырышлыгы гектарыннан 10...

Урак җиткәч кенә көннәр бозылды. Бер көн кояш елмаеп алса, ике көн яңгыр явып, игенче эшләрен тоткарлый. Әмма өлгерләр каушамыйча чәчкәнне җыеп алырга тырышалар.
Беренче итеп «Тау Иле» хуҗалыгын әйтәсе килә. Комбайнчылар Динар Гыйниятуллин һәм Фидаил Шәйхетдинов 80 гектар борчакны урып та, суктырып та өлгергәннәр. Уңган егетләрнең тырышлыгы гектарыннан 10 центнердан да артык уңыш алырга мөмкинлек биргән. Сүз уңаенда әйтик, хуҗалык 400 тонна печән, 1500 тонна сенаж да әзерләгән инде.
Бүтән бөртеклеләргә килгәндә исә, урып-җыю эшләре, бернигә карамыйча, дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бүгенге көнгә иген кырларының 15,7 проценты урып җыелган. Төгәлрәге, ашлык 2950 гектарда суктырылып, 6504 тонна уңыш алынган. Билгеле, бу эшнең күп өлеше ВЗП «Заволжье» хуҗалыгыныкы - 1445 гектар җирдә 4421 тонна ашлык суктырып алганнар анда. Хуҗалыкның ашлык киптерү җайланмалары бар, шуңа күрә өстән яумаган һәр сәгатьтә эшне дәвам иттерергә тырыша алар. Әйтергә кирәк, мондый авыр шартларда эшнең нәтиҗәлелеге күбесенчә комбайнчы егетләрнең осталыгыннан тора. Мисалга, Госман Насыйбуллин - 232 гектарда 710 тонна, Рәмис Сәлахиев - 228 гектарда 697 тонна, Фәнис Вәлиев - 198 гектарда 607 тонна, Зөлфәт Вилданов 198 гектарда 606 тонна ашлык суктырырга өлгергән. Күкне болытлар томалый дип төшенкелеккә бирелми алар.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X