Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әҗәлен монда тапкан

15 августта Горький исемендәге заводта кеше үлеменә китергән фаҗига чыккан. Катер корпусын җыюда 4 кешедән торган бригада газ белән эретеп ябыштыру эшен башкарганда очраклы рәвештә тактага ут капкан. Алар аны беркемгә дә әйтеп тормыйча үзләре сүндермәкче булып, тактаны форпик люгы аша чыгарган вакытта очкын бер эшченең киеменә эләгеп янып киткән....

15 августта Горький исемендәге заводта кеше үлеменә китергән фаҗига чыккан. Катер корпусын җыюда 4 кешедән торган бригада газ белән эретеп ябыштыру эшен башкарганда очраклы рәвештә тактага ут капкан.
Алар аны беркемгә дә әйтеп тормыйча үзләре сүндермәкче булып, тактаны форпик люгы аша чыгарган вакытта очкын бер эшченең киеменә эләгеп янып киткән. Нәтиҗәдә аның тәне 98 процент дәрәҗәсендә пешкән. Менә шуннан соң гына моны эшчеләр цех администрациясенә һәм медицина хезмәтенә хәбәр иткән. Ут янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче сүндерелсә дә һәм матди зыян китермәсә дә, тәне пешкән эшче - Украинадан килгән 49 яшьлек ирнең гомерен саклап калу мөмкин булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X