Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлегә печән мулдан

Күгеш авылына газета эше белән баруыбыз. Авылга җитәрәк печән төягән машиналар еш очрый башлады безгә. Бортлары биек итеп ясалган машиналарда күп итеп төялгән печәнне күргәч, турысын әйтергә кирәк, күңелләрне шатлык хисе биләде. Районыбызның бу ягында да печән уңган, димәк. Җәйнең эссе көннәрендә печән төялгән машиналар күренүе гаҗәп түгел анысы. Нәкъ...

Күгеш авылына газета эше белән баруыбыз. Авылга җитәрәк печән төягән машиналар еш очрый башлады безгә. Бортлары биек итеп ясалган машиналарда күп итеп төялгән печәнне күргәч, турысын әйтергә кирәк, күңелләрне шатлык хисе биләде. Районыбызның бу ягында да печән уңган, димәк.
Җәйнең эссе көннәрендә печән төялгән машиналар күренүе гаҗәп түгел анысы. Нәкъ шундый коры чакта чабып һәм ташып куярга тырышалар аны. Әмма кайбер районнарга корылык бәласе килгәнгә күңелне борчу хисе тырнап тора иде. Аллаһка шөкер, дип әйтик, менә «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте арендага алган Күгеш ягы җирләрендә печән әйбәт өлгергән икән. Бу турыда без кырда эшләүче печәнчеләр белән танышып сөйләшкәч белдек. Печәнче дигәч тә, чалгы-тырма тоткан кешеләрне күрдек дип уйлый күрмәгез. Анда - техника һәм әле техниканың да ниндиләре! «Ягуар» дип аталган чит ил ургычы җыеп-турап һәм төяп җибәрә печәнне.
«Красный Восток»-Агро»ның 3нче отряды механизаторлары булып чыкты алар. Алдан, билгеле, быел печәннең ничек чыгуын белештек.
- Печән әйбәт быел, былтыргыдан да яхшырак күренә. Тик узган елны ике тапкыр өлгергән иде ул, быел нишләр? Икенчегә өлгерсен өчен, безнең арттан ук монда яңгыр ишеп яварга тиеш. Булырмы ул, юкмы, анысын бер Ходай гына белә инде, - диде безгә Зөлфәт Зәйнуллин исемлесе. Ул үзе Бакырчы авылында яши һәм әлеге җәмгыятьтә өченче елын эшли икән.
Механизаторлар отрядының эше, җәйге тыгыз вакытта, иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр дәвам итә. Отряд көненә, ким дигәндә, җитмеш гектар җирне урып-җыярга тиеш. Авырга төшмиме соң, дип сорагач, Зөлфәт:
- Зарланырлык түгел. Күбрәк эшләсәк, күбрәк акча алабыз ич. Җәй көннәрендә шәп чыга ул безнең, - диде.
Сорамасак та, күренеп тора: механизатор егетләрнең кәефләре күтәренке - яхшы чыга, димәк, хезмәт хаклары.
Турысын әйтик, хезмәт хакыннан бигрәк, аларның техникасы кызыксындырды безне. Башка хуҗалыкларның күбесе совет чорыннан калган иске-москы белән чиләнә бит. Их, менә шундый «Ягуар»лар алырга мөмкинлек бирелсен иде аларга да.
... Күгеш авылына кереп, башка эшләрне карап, кире кайтырга чыккач, безне бер-бер артлы печән төягән өч машина узып китте. Кырга карап алсак, анда әлеге «Ягуар»лар янында тагын өч машина төялеп килүен күрдек. Болары бушатып килгән арада тегеләрен төяп баралар. Эш өзелми дигән сүз бу. Печән өстендә кояшлы көн бигрәк тә кадерле. Ашыгыч эшне болай комплекслы отряд төзеп оештыра алу куәтле хуҗалыкның гына хәленнән килүен аңлыйбыз инде. Авылда «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте кебек зур хуҗалык оештыруда мәгънә бармы-юкмы, дигәннән, аның менә отышлы ягын күрергә насыйп булды безгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев