Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызыл чәчәк булып кайттылар

Репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Зөя кала-утравында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе М.Шәймиев катнашты. Халкыбыз менә инде егерме елдан артык илебез тарихының канкойгыч сәхифәсендә мәңгелеккә торып калган корбаннарны искә ала. «1937-38 елларда...

Репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Зөя кала-утравында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе М.Шәймиев катнашты.

Халкыбыз менә инде егерме елдан артык илебез тарихының канкойгыч сәхифәсендә мәңгелеккә торып калган корбаннарны искә ала. «1937-38 елларда гына да илебездә миллион ярымнан артык кеше кулга алына, шуларның 628 меңе атып үтерелә. Нигездә, бу кешеләрнең бернинди гаебе булмый», - дип сөйли һәйкәл ачу тантанасында М.Шәймиев.
Репрессиянең кара канаты Зөя утравына да кагылмый калмаган, биредәге төрмәдә 3 меңнән артык репрессияләнгән кеше үлгән. Күптән түгел, Зөя утравына коммуникацияләр керткәндә, узган гасырның 40нчы елларында кешеләрне күпләп күмгән урыннар табылды. Аларның сөякләре шулкадәр күп иде ки, җәсәдләрен тынычсызламаска һәм биредә мемориаль зона төзергә карар кылынды. Һәм менә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Мәхмүт Гасыймов койган ике метрлы мәрмәр стела калкып чыкты. Төрмә рәшәткәсеннән коры сөяккә калган тоткын кулы тынычлык символы - ак күгәрчен очыра.
Бүген репрессия сәясәтенең канлы камчысын татыганнар бакыйлыкка китеп бара. Әмма аларның балалары да, әти-әниләренең коточкыч язмышын күреп, бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә татып үсте. Һәйкәл ачу тантанасында аларның сөйләгәннәрен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел иде.
Әлфия Галиева Зөя төрмәсендә туа. Ул 82 яшьлек әнисе Мәрьямбикә апа белән килгән. Кустарьчылык белән шөгыльләнгән 22 яшьлек йөкле Мәрьямбикәне 5 елга төрмәгә тыгарга кемнең кулы күтәрелде икән?! «Ул барысын да күптән гафу итте инде. Үзендә шундый көч тапканга, мин аның белән чиксез горурланам», - ди кызы.
Гүзәл Минһаҗева

Язманы тулысынча газетаның 96нчы санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев