Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызлар-йолдызлар мастер-класс күрсәтте

Гүзәл затлар арасында автомобиль йөртүчеләрнең «Автоледи-2013» муниципаль конкурсында быел 8 автомобиль сөюче кыз ярышка чыкты. Аларга берничә этапта үз осталыгын күрсәтергә туры килде. Башта кызлар Горький исемендәге мәдәният сарае фойесында куелган компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәсен белү осталыгында ярышты. Аннан соң ярыш сарай каршындагы мәйданда дәвам итте. Артка бирергә дә, «змейка»...

Гүзәл затлар арасында автомобиль йөртүчеләрнең «Автоледи-2013» муниципаль конкурсында быел 8 автомобиль сөюче кыз ярышка чыкты.
Аларга берничә этапта үз осталыгын күрсәтергә туры килде. Башта кызлар Горький исемендәге мәдәният сарае фойесында куелган компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәсен белү осталыгында ярышты. Аннан соң ярыш сарай каршындагы мәйданда дәвам итте. Артка бирергә дә, «змейка» ясарга да башка хәрәкәтләр күрсәтергә дә кирәк иде.
Светлана Хмелева, бар яктан да осталыгын күрсәтеп, I урынга лаек булды. Аңа бүләккә мультиварка бирделәр. II урынны алган Наталья Гафиатуллина блендер отты. Лилия Фәрхетдинова, III урынга лаек булып, бүләккә видеорегистратор алды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады. Аларга призлар һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде.
Әлеге муниципаль конкурста җиңгән Светлана Хмелева Яшел Үзән данын 22 августта Казанда узачак республика конкурсында яклаячак.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев