Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы җыен

Якшәмбе көнне Норлатта, җәйге сабантуйны хәтерләтеп, бихисап халык җыелды. Бураннары, салкыннары, караңгы иртә-кичләре белән тәмам ялыктырган кышны озатып бәйрәм иттеләр анда. Тирә-як авыллардан да күпләп килеп, язгы җылы көнгә куанып күңел ачты халык. Күгәй, Күгеш, Танай, Мамадыш-Әкил һәм башка авыл яшьләре волейбол, чаңгы һәм көрәш кебек спорт ярышларында катнашып, көч...

Якшәмбе көнне Норлатта, җәйге сабантуйны хәтерләтеп, бихисап халык җыелды.
Бураннары, салкыннары, караңгы иртә-кичләре белән тәмам ялыктырган кышны озатып бәйрәм иттеләр анда. Тирә-як авыллардан да күпләп килеп, язгы җылы көнгә куанып күңел ачты халык. Күгәй, Күгеш, Танай, Мамадыш-Әкил һәм башка авыл яшьләре волейбол, чаңгы һәм көрәш кебек спорт ярышларында катнашып, көч сынашып алдылар. Өлкәнрәкләр концерт карап ләззәтләнде. Һәм, әлбәттә, башка авылларда яшәүче дус-ишләр белән очрашып-күрешүләрдән дә күтәрелде күңелләр. Бәйрәм кыш символы итеп ясалган карачкыны яндыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев