Яшел Үзән

Кыш сүрелгәндә эшләр кыза

Кыш ахырга авыша. Хуҗалыклар кайбер эшләрен кызурак тота башлады. Аеруча техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә игътибар көчәйде. Җаваплылыгы чикләнгән «ВЗП Заволжье» җәмгыятенең «Сельхозтехника» предприятиесендә җир эшкәртү техникаларын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Һәрхәлдә, җыю цехына тырма һәм чәчкечләрнең соңгылары кертелгән инде. Биредә уңышлы эшнең сәбәбен аңлавы кыен түгел анысы. Оста куллы уңган...

Кыш ахырга авыша. Хуҗалыклар кайбер эшләрен кызурак тота башлады. Аеруча техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә игътибар көчәйде.
Җаваплылыгы чикләнгән «ВЗП Заволжье» җәмгыятенең «Сельхозтехника» предприятиесендә җир эшкәртү техникаларын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Һәрхәлдә, җыю цехына тырма һәм чәчкечләрнең соңгылары кертелгән инде. Биредә уңышлы эшнең сәбәбен аңлавы кыен түгел анысы. Оста куллы уңган эшчеләрдән тора ул. Без җыю цехында чәчкечләр төзекләндерүче Госман Насыйбуллин һәм Рәшит Сираҗиев белән таныштык. Кыш көне егетләр «Сельхозтехника»да төзекләндерүче-слесарь хезмәтен башкаралар, ә инде яз җиткәч - тракторга, көз - комбайнга утыралар икән. Менә шундый күпкырлы һөнәр ияләре бигрәк тә файдалы инде хуҗалыкка. Безне әлеге цех белән таныштырган әйдәкләүче инженер Фидаил Тимершин аларның эшеннән канәгать булуын әйтте.
«Сельхозтехника»да төзекләндерү эшләре заводтагыча алып барыла дисәк тә ярый. Көзен техника тикшерелеп, тузган детальләре салдырыла һәм дефектлылар исемлеге языла. Биредә ясый алганнарын үзләрендә ясыйлар. Токарь, фрезерлау, тишү эшләрен башкаручы станоклары һәм, әлбәттә, шуларда эшләүче югары квалификацияле хезмәткәрләре дә бар. Сатып алына торган детальләр белән тәэмин итү - махсус бүлек шөгыле. Эшнең болай оешкан төстә баруына хуҗалыкта җәмгысы 122 берәмлек чит ил техникасы булуы да этәргеч ясыйдыр, мөгаен. Чит ил трактор-машиналары безнең җирдә дә үзләрен аклый. Билгеле, аларга хезмәт күрсәтү дә, үз илендәге кебек, тәртипле алып барылырга тиеш.
Сүз уңаенда әйтик, бу оешмада барлыгы 44 кеше эшли. Иделнең уң ягы өчен бигрәк тә әһәмиятле бусы. Хезмәт хаклары да начар түгел - кышкы айларда, уртача 12,5 мең сум.
Предприятиедә эшнең ничек оештырылуы турында сүзен дәвам итеп, Фидаил Тимершин төзекләндерелгән техниканың махсус тикшерү үтүен дә сөйләде:
- Безнең цехларда яңартылган техника отрядларга бирелә һәм алар аны эшләтеп карыйлар. Әгәр җитешсезлек килеп чыкса, без аны кабат карыйбыз. Шулай итеп, басуга техника чын-чынлап сынау үтеп кенә чыгарыла.
Быелгы эш барышын инженер болай бәяләде:
- Яз җиткәч җир эшләрен башкарырга тиешле техника барысы да, сынаулар үтеп, 15 мартка кырга чыгарга әзер булачак.
Ышанычы аклана күрсен!
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: