Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кулыгыздан килгән кадәр игелек кылыгыз!

Игелек айлыгы барган көннәрдә күптәнге дустыбыз, инде менә ничә еллар китапханәдә уза торган патриотик кичәләрнең кунагы, яшь буынга үзенең сугышта күргәннәрен сөйләп, туган илгә, Ватаныбыз тарихына хөрмәт белән карарга, аны онытмаска өндәүче сугыш ветераны Тәлига апа Нурмиевада кунакта булдык.

Хәл белергә баруыбызның тагын бер сәбәбе, аңа "Бөек Ватан сугышы ветераны белән интервью»,- дигән китапчык-брошюраны да тапшыру иде. Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик-библиографик бүлеге тарафыннан төзелгән әлеге брошюрага Тәлига ападан алынган сорауларга җаваплар да урнаштырылган. Быелгы Җиңү бәйрәме алдыннан да, Тәлига апа китап чыкмадымы, әле, диеп, көткән иде. Менә бүген, китапханә мөдире Алсу Садикова кулына китап белән бергә "Рәхмәт хат"ын да тапшыргач, күңелләре күтәрелеп китте. Бирелгән сорауларга да үзе җавап биреп утырды ул. Менә берничә сорауына җаваплар:


Үзегезгә карата нинди характеристика бирер идегез?

Мин бик тыныч, сабыр, ярдәмчел, кешелекле. Барлык кешегә дә бары яхшылык кына телим!

Сез авылда хөрмәткә лаек кеше, моңа ничек ирештегез?

Хезмәт яратуымда. Сугыштан соң классларда 30ар укучы иде. Хәрберсе белән уртак тел табып, күңелләренә ачкыч табып, эшемне яратып башкардым.

Сезнең тормыш девизыгыз?

Сәламәт булып, төшенкелеккә бирелмичә яшәү.

Безнең белән барган кызларга, китапханә активистларына Тәлига апа тырышып укыгыз, әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дигән теләкләрен дә җиткерде. Җылы итеп саубуллашып чыгып киткәндә, күзләрендә яшь бөртекләре ялтыраган ветеран укытучымны иңнәреннән кочып, тагын килербез әле, исән-сау булыйк, диеп хушлаштык.

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев