Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кулланучылар хокукын яклау көне игълан ителүгә – 50 ел

15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгели. Быел аның юбилее - кулланучылар хокукын яклау көне игълан ителүгә 50 ел тула. Бу юлы ул «Финанс хезмәтләре базарында безнең акча, безнең хокуклар» девизы астында уза. Шуның белән менә өченче ел инде финанс базарындагы кулланучылар хокукын яклау мәсьәләсе үзенең актуальлеген...

15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгели.

Быел аның юбилее - кулланучылар хокукын яклау көне игълан ителүгә 50 ел тула. Бу юлы ул «Финанс хезмәтләре базарында безнең акча, безнең хокуклар» девизы астында уза. Шуның белән менә өченче ел инде финанс базарындагы кулланучылар хокукын яклау мәсьәләсе үзенең актуальлеген югалтмый. Быел шулай ук Россиядә «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы закон кабул ителүнең дә 20 еллыгы билгеләнә.
Татарстан Республикасының алкоголь инспекциясе, үз эшчәнлеген гражданнарның кулланучы базарында грамотасын күтәрүгә юнәлтеп, профилактик чаралар үткәрә.
Яшел Үзәндә мондый чаралар 13 марттан башланачак. Бу көнне 15тән 17 сәгатькә кадәр «Сәүдә йорты» базарында ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үсеш бүлеге белгечләре кулланучылар хокукын яклау буенча шәхси эшмәкәрләр һәм кулланучылар белән консультация уздыра.
14 мартта «Идел» инвалидларны тернәкләндерү республика шифаханәсендә ял итүчеләр белән очрашу булачак.
15 мартта 10нан 13 сәгатькә кадәр «Табигать байлыклары» МУП территориясендә Васильево икмәк заводы һәм Р.Габдрахманов пекарнясы икмәген һәм икмәк-күмәч ризыкларын сату, авыз итү һәм күргәзмә оештырыла.
Кулланучылар хокукын яклау буенча сорауларны «Кайнар линия»гә 16 мартта 4-58-78 телефоны аша бирергә була.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250