Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көрәшчеләр, сезгә дәшәбез!

Район башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына милли көрәш Һәр язда район башлыгы һәм газетабыз призларына татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Быел әлеге чара 12 апрельдә Гоголь урамының 60 йортында урнашкан 5нче гимназиядә узачак. Ярыш сәгать 10да башлана. Бу ярышның дәрәҗәсен, яшь батыр­лар осталыгының елдан-ел артуын, күркәм бер милли бәйрәмгә...

Район башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына милли көрәш
Һәр язда район башлыгы һәм газетабыз призларына татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Быел әлеге чара 12 апрельдә Гоголь урамының 60 йортында урнашкан 5нче гимназиядә узачак. Ярыш сәгать 10да башлана.
Бу ярышның дәрәҗәсен, яшь батыр­лар осталыгының елдан-ел артуын, күркәм бер милли бәйрәмгә әверелүен күпләр яхшы белә. Унҗиденче ел рәттән уздырылучы бу турнирның быел да, дәрәҗәсен төшермичә, мәртәбәле узачагына ышаныч зур. Бу ярышка муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчелек итә, ә төп оештыру эшләре Яшел Үзәннең көрәш мәктәбенә йөкләнә. Баш хөкемдар Илдус Рәхимов булачак.
Турнирда төрле авырлык категорияләрендә 1998нче елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр катнаша ала. Шәхси ярышлар милли татар-башкорт көрәше кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ике тапкыр җиңелгәнче ягъни олимпия системасы буенча көрәшәсен хөкемдарлар коллегиясе ярыш үтәсе көнне кабул итәчәк.
Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрү чыгымнарын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм иганәчеләр күтәрә. Катнашу өчен гариза ярышка килгән көнне мандат комиссиясенә тапшырыла. Заявкада ИНН, паспорт яки туу турында танык­лык номеры, туу датасы һәм спортчының адресы күрсәтелергә тиеш. Заявкалар 2014 елның 10 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422540, ТР, Яшел Үзән шәһәре, К.Маркс урамы, 57а йорты, электрон адрес: Borbazmr@mail.ru.
Белешмә өчен телефоннар: (84371) 4-19-60
Барлык яшь көрәшчеләребезне әлеге турнирда көтеп калабыз, ярышка рәхим итегез!
Әлеге нигезнамә ярышларга рәсми чакыру булып тора.
Оештыру комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев