Яшел Үзән

«Крокодил»га алмашка

Россиядә тәмәке кушылмаларына бәйле ыгы-зыгы тынып та өлгермәде, аларга алмашка икенчеләре күренә башлады. Яшьләр хәзер медицинада яхшы таныш булган һәм элек наркоз бирү өчен кулланылган «Воздух Ибицы» яисә «Веселящий газ» исеме астында азот закисе белән мавыга. Акча өчен җаннарын сатарга әзер торган сатучылар бу күңел күтәргеч газның тыелган наркотик, психотроп...


Россиядә тәмәке кушылмаларына бәйле ыгы-зыгы тынып та өлгермәде, аларга алмашка икенчеләре күренә башлады. Яшьләр хәзер медицинада яхшы таныш булган һәм элек наркоз бирү өчен кулланылган «Воздух Ибицы» яисә «Веселящий газ» исеме астында азот закисе белән мавыга.

Акча өчен җаннарын сатарга әзер торган сатучылар бу күңел күтәргеч газның тыелган наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр исемлегенә кертелмәвеннән файдаланып, аны шарга тутырып сатарга кереште. Әмма, билгеле булганча, аның никадәр куркыныч булуы турында гына алар кисәтергә оныта. Газлы шардан күтәрелгән күңелле галлюцинацияләр башлангач, бик тиз кире үз урынына кайтырга мөмкин. Ике минутлык «бәхет»тән соң, акылның кире кайтасына ышаныч юк. Шуңа карамастан, «күңел ачтыргыч газ» бүген контрольгә алынмаган матдәләр исәбендә булса да, наркополицейскилар аңа каршы көрәшне башлады инде. Алар «көлдергеч шарлар»ны сату нокталарын ачыклый. Дөрес, Яшел Үзәндә уздырылган рейд андый урыннарны тапмады. Ә менә безнең коллегалар Казан, Чаллы һәм Түбән Камада 7 сәүдә ноктасыннан газ тутырылган 235 сыешлыкны әйләнештән алды. Кайсы шәһәрдә булуына карамастан, бу «көлдергеч шарлар»ны нигездә күңел ачу биналары яннарында, клубларда, интернет аша һәм автомобильләрдән саталар. Газ сатучылар азот закисен контрольсез куллануның нәрсә икәнлеген белсәләр дә, аларны саткан өчен бернинди җаваплылык булмас әле дип уйлап ялгышалар. Хәзерге вакытта Татарстан наркоконтроль идарәсе, иминлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән товар җитештергән, саклаган, саткан өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 238нче маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен карауны сорап, ТР буенча Россия тикшерү комитетына материал әзерли. Бу маддә буенча сатучыларны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә була. Шуны билгеләргә кирәк, табылган товарның барысы да диярлек Мәскәү сәүдәгәрләре заказы белән эшләнә һәм бу исерткеч газга булган мода да аннан килә. Яшел Үзән МРОның наркотикларга каршы чираттагы комиссиясе утырышында да шушы мәсьәлә каралды. Безнең шәһәрдә азот закисе тутырылган шарлар сату очраклары булмаса да, бу проблемага күз йомарга ярамый. Бу хәл эпидемиягә әйләнмәсен өчен алдан чарасын күрергә, педагоглар, ата-аналар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Соңгы вакытта кеше аңын үзгәртә ала торган яңа матдәләр барлыкка килеп торуын истә тотып, наркоконтроль хезмәткәрләре тиз арада миңгерәткеч матдәләрне сату, контрольгә алу тәртибе регламентын кертү кирәклеген билгели. Бу мәсьәләне хәл итүне озакка сузу милләт сәламәтлегендә чагылыш табачак. Бу матдәләр тыелган исемлеккә кертелгәнчегә кадәр, УФСКН үзенә вакытлыча вәкаләт бирүне сораган тәкъдим белән чыкты. Европа белән Америкада «шикле матдәләр» әйләнешен вакытлыча тыюга бәйле процедуралар кертелгән инде. Россиянең баш наркологы Евгений Брюн наркоконтроль идеясен яклап чыга, чөнки эйфория китереп чыгара торган теләсә-кайсы миңгерәткеч матдә гадәтләнүгә, баш мие зарарлануга, акыл зәгыйфьләнүгә китерергә мөмкин. Болардан тыш, бернинди катнашмасыз азот закисе үлемгә китерә ала торган матдә булып исәпләнә. Татарстанда куркыныч матдәләрне җитештерү, тарату һәм сату урыннарын ачыклау буенча рейдлар дәвам итәчәк. Наркотик, психотроп матдәләр булу бер проблема булса, аларны кулланырга әзер булган кешеләр булу икенче проблема булып тора. Мәсәлән, наркоконтроль героин килә торган юлны япкач, аңа алмашка дезоморфин килде. «Крокодил»га юл ябылгач, тәмәке кушылмалары чыгарыла башлады. Хәзер инде менә миңгерәтә торган газ уйлап табылды. Бусы китсә, аның урынына тагын да көчлерәкләре килмәс дип кем ышанып әйтә ала?!
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән МРОсы өлкән оперуполномоченные.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: