Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп катлы һәр йортка үз советын булдырырга кирәк

Күп катлы йортларда яшәүчеләрнең йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләргә сорау һәм дәгъвалары һәрвакыт чыгып тора. Әмма безнең РФ Торак кодексын белмәвебез аркасында, проблемаларның хәл ителмичә калуы бар.Шуларның кайберләренә Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов җавап бирә: - РФ Торак кодексында каралганча, идарәче компанияләр елга бер тапкыр милекчеләр алдында...

Күп катлы йортларда яшәүчеләрнең йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләргә сорау һәм дәгъвалары һәрвакыт чыгып тора. Әмма безнең РФ Торак кодексын белмәвебез аркасында, проблемаларның хәл ителмичә калуы бар.Шуларның кайберләренә Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов җавап бирә:
- РФ Торак кодексында каралганча, идарәче компанияләр елга бер тапкыр милекчеләр алдында үзләренең эше турында хисап тотарга тиеш дип ишеттек, бу дөресме?
- Чынлап та, идарәче компания торак йортта яшәүчеләр каршында ел саен хисап тотарга тиеш. Бу норма 2005 елда гамәлгә кертелгән иде инде. Шуңа күрә күп катлы йортта яшәүчеләр моңа кадәр хисап тотмаган идарәче компанияләрдән агымдагы ел өчен генә түгел, башка еллар өчен дә хисап таләп итә ала.
- Идарәче компанияләр хисап тотканда торак йорт милекчеләре нәрсәгә игътибарны юнәлтергә тиеш соң?
- Иң беренче чиратта, конкрет идарәче компаниянең сайлануы турында карар кабул ителгән гомуми җыелышның беркетмәсен таләп итәргә кирәк. Моны тикшерү бик кирәк, чөнки идарәче компанияләр гомуми җыелыш беркетмәләренең легитимлыгын булдыру өчен торак йорт милекчеләре исеменнән ялган имза куярга мөмкин. Торак йортта яшәүчеләрнең үзләренең кулы куелган гомуми җыелышның легитим беркетмәләре булганда гына идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча җыя ала. Сез һәр күрсәтелгән эш төренә квитанцияләр буенча акча җыелуын тикшерергә тиеш. Мәсәлән: агымдагы ремонт өчен һәм башкалар. Моны исәпләү кыен түгел, һәр хезмәт буенча тариф күләмен торак йортның гомуми мәйданына тапкырларга гына кирәк. Ягъни идарәче компания сезгә бөтен документларны (хезмәт, подряд, субподряд килешүләре, түләү ведомостьлары һәм башкалар) күрсәтергә тиеш.
Әгәр дә идарәче компания акчаның нәрсәгә тотылганлыгын нигезли алмаса, сез яңадан исәп-хисап ясауны таләп итә, яисә хокук саклау органына мөрәҗәгать итә аласыз.
- РФ Торак кодексыннан аңлашылганча, идарәче компания идарә иткән күп катлы йортларның советы сайланырга тиеш. Дөресме бу?
- Күп катлы йортта фатирлар саны дүрттән артса, гомуми җыелышта йортның советы сайлана. Һәм ул һәр йортта булырга тиеш, ягъни идарәче компаниянең 50 йорты булса, 50 совет сайлана. Совет әгъзалары саны гомуми җыелышта билгеләнә, рәисе дә шунда сайлана. Әлеге советның вәкаләтләре зур. Әйтик, ул идарәче оешманың эшчәнлеген контрольдә тота, башкарылган эшләрне кабул итү яисә җитешсезлекләр буенча төзелгән актларга кул куя. Иң мөһиме, совет рәисе килешү буенча күп катлы йортларда яшәүчеләр исеменнән судта катнашып, үз сүзен әйтә ала. Шулай итеп, күп катлы йортларда яшәүчеләргә хәзер тиз арада совет төзеп, идарәче компания эшен контрольгә алырга киңәш итәм.
- Торак кодексына җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгате буенча идарәче компанияләрне тикшерү бурычы йөкләгән норма кертелүе турында да аңлатып китсәгез иде?
- Идарәче компанияләрнең (Яшел Үзән шәһәрендә алар берничә: «Торак комплексы» идарәче компаниясе, «Управдом», «Торак компаниясе» ҖЧҖләр) килешү буенча эшләнергә тиешле эшләрне башкармавы, яисә җитешсезлекләре турында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр булса, башкарма комитет органы моны биш көн эчендә тикшерергә һәм унбиш көн эчендә торак йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышын җыеп, начар хезмәт күрсәтүче идарәче компания белән килешүне өзү һәм яңа компания сайлау турында карар чыгарырга тиеш.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев