Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп бала – күп бәхет! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һәркем өчен изге, безне чын күңеленнән яратучы, ялгышларыбызны гафу итүче, иң олы йөрәкле кеше ул - әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, инде үзебез ана булсак та, сабый баласыдай кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче кеше бит ул - әни.

Мең газаплар күреп сабыен дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп, төн йокламый баласын аякка бастырган кеше генә Ана булу бәхетен һәм ләззәтен тоя аладыр, мөгаен. Биш бала әнисе Фәридә ханым Сафиуллинаның да «Күп бала - күп бәхет, һәммәсеннән тамчылап тамып торса да», - дип әйтүе күп нәрсәләр турында сөйли.
Арча районында туып, педагогика көллиятен тәмамлаган кызны юллама белән Күлбаш авылы мәктәбенә укытыр­га җибәрәләр. Гадәттә читтән килгән кызлар хезмәт урынында башлы-күзле дә булып куя. Галия әбигә йортка кергән кызга Рамилнең күзе төшә. Ярты елдан артык очрашып йөргәч, вакытны озакка сузмый, яшьләр өйләнешеп тә куя. Ике ел төп йортта яшәгән гаилә Николаевка авылына күченә. Биредә олы уллары Инсафтан соң кызлары Камилә дөньяга килә. Сафиуллиннарга, Осиново бистәсендә фатир алганнан соң, кабат күченергә туры килә. Кайда гына яшәсәләр дә, Фәридә ханым мөгаллимлек эшен ташламый, читтән торып педагогика институтында география укытучысы һөнәрен үзләштерә.
Шушында өченче уллары Ильяс туа, дүртенче сабыйлары Әдиләне алып кайткач, инде шәһәр тормышында 10 ел яшәгән гаилә, күңелләре белән авыл җиренә сусауларын, хезмәтенә тартылуларын аңлый.
- Без авыл балалары фатирда үзебезне читлектәге кош сыман тоя башладык. Бакчада казыну, авыл тормышында кайнау хисе Күлбашка тартты. Һәм кайтканыбызга һич кенә дә үкенмибез. Каенанам Һаҗәрне олыгайгач, тәрбияләп соңгы юлга озаттык, - дип сөйли Фәридә ханым.
Ә авылда Сафиуллиннар гаиләсе кебек эш сөйгән кешегә рәхәтләнеп яшәргә була. Бүгенге көндә алар 4 сыер, үгез, бозаулар, 40-50 баш сарык, кәҗә асрыйлар, каз-үрдәк үстерәләр. Тирә-юньдә буш калган бакчаларны арендага алып, эшкәртәләр. Торыр урыннары иске булганга, быел яңа йорт күтәргәннәр, киләсе елга газын кертеп, күченергә исәп­ләре.
- Күземне ачуга Раббым, ярдәм ит, дип җиңеллек сорыйм. Җиңел юлны бервакытта да сайламадым анысы, авырлыкларны җиңеп бару үзе бер рәхәт бит ул, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Авылга кайтып төпләнгәч, Фәридә апа төпчек уллары Илназны алып кайта. Үзе тугызынчы, ә ире Рамил бишенче бәби булып туганга, итәк тутырып бала үстерү аларның зур хыялы була. 30 яшендә дингә килгән Фәридә ханым һәр сабыен аңлап, теләп, туганнары күп булсын, ярдәмләшеп яшәсеннәр дип алып кайта. Кайберәүләр бер, йә булмаса ике баласын авырлык белән үстерә. Ә Сафиуллиннар тамчы да кыенлыгын күрми. Киресенчә, хезмәт белән тәрбияләнеп, йорт эшләрендә булышып, мөстәкыйль булып үсәләр, ди алар.
Балаларым дип гаиләсендә генә йомылып утыра торганнардан түгел Фәридә апа. Белгәннәрен башкаларга да җиткерү теләге шулкадәр көчле анда. Осиново бистәсендә яшәгәндә дә 150ләп шәкертенә Ислам нигезләрен өйрәткән. Юкка гына аны бистәдә Ислам учагын торгызган кеше дип әйтмиләр. Бүгенге көндә Карагуҗа мәчетендә 20ләп балага шулай ук белем бирә. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган, Ислам кануннары буенча яшәүче күп бала әнисе үз сабыйларын да динне хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә. 7 ел яраткан педагогика эшеннән аерылып торган укытучыны быел күрше Биектау районының Мәмдәл мәктәбенә укытыр­га чакырганнар.
- Мин - бәхетле. Башкаларга кирәкле булуымны тоеп яшәү үзе зур бәхет ул. Аллаһка шөкер, олы улым белән кызым тормышта, икесе дә декабрь аенда әти һәм әни булырга әзерләнә.
Киявем Илнар белән киленем Наиләдән дә бик уңдык. Ирем Рамил «Каздорстрой» оешмасында хезмәт куя. Гаиләмне дөрес итеп тәрбияләү, яшәү рәвеше алып бару өчен миңа динем ярдәм итә, динем көч бирә, - ди ул.
Безнең районда меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә. Әмма «Ана даны» медале иң лаеклылырга гына тапшырыла. Бу ялда кадерле бәйрәмнәрнең берсе Аналар көнен билгеләп узабыз. Шушы бәйрәм уңаеннан язмам герое, безне сабырлыгы, итагатьлелеге белән сокландыручы Фәридә Сафиуллина «Ана даны» медаленә лаек булачак. Әлбәттә, сез бу олы исемгә һичшиксез лаек­лы Ана. Балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, тигезлектә яшәргә язсын сезгә.
Бәйрәмегез котлы булсын, кадерлеләребез!
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев