Яшел Үзән

Котыру чиренә каршы

Агымдагы елның 28 сентябре Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләнде. Котыру авыруы 150ләп илдә теркәлгән. Ел саен аңардан җир шарында 55 мең кешенең гомере өзелә. Ул нигездә Азия һәм Африка илләренә туры килә. Узган 2011 елда безнең республикада да хәл киеренке торды....


Агымдагы елның 28 сентябре Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләнде.

Котыру авыруы 150ләп илдә теркәлгән. Ел саен аңардан җир шарында 55 мең кешенең гомере өзелә. Ул нигездә Азия һәм Африка илләренә туры килә.
Узган 2011 елда безнең республикада да хәл киеренке торды. Республиканың 118 торак пунктында хайваннар арасында авыру очрагы теркәлде. Аларның күбесе Актаныш, Спас, Азнакай, Баулы, Чистай, Ютазы, Сарман, Тәтеш, Зәй, Тукай районнарында һәм Казан шәһәрендә булды.
Котыру чире йорт һәм кыргый хайваннар белән тыгыз элемтәгә кергәндә селәгәй аша йогарга мөмкин. Аның белән күбрәк эт-төлкеләр чирли. Шуңа күрә хайваннар һөҗүменә эләккән һәр кешегә, җәрәхәтләнүнең нинди булуына карамастан, медицина ярдәме сорап, травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яшел Үзәндә соңгы 30 елда хайваннар арасында да, кешеләрдә дә авыру очраклары теркәлмәде. 2010 елда хайваннар тешләп 307 кеше медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, 2011 елда - 378, ә 2012 елның 9 аенда - 348 (күбесе ир-атлар).
Тешләнгән урыннар азып китәргә дә күп сорамый. Мәсәлән, бу елның башында бер кызның күз янын мәче тырнаган булган, озакта үтми ул азып китеп, кызны Казанга дәваланырга җибәрергә туры килгән. Икенче очракта кулын сукбай эт тешләгән ирнең берничә бармагы ампутацияләнгән.
Котыру авыруы булмасын өчен, йорт хайваннарын тоту кагыйдәсен үтәргә, шул исәптән эт һәм мәчеләрне ел саен котыру авыруыннан иммунизацияләргә кирәк.
Йорт тирәләрендә, бакчаларда, базларда тычкан, күсе кебекләрне юкка чыгару да котыру авыруына каршы көрәшүнең бер җитди ысулы.
Әгәр дә хайваннар һөҗүменә эләгергә туры килсә, дәвалану курсы узарга кирәклеген кисәтәбез.
Наталья Мягкова,
табиб-эпидемиолог.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: