Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коткаручы булдыгыз гомерләрне

Яшел Үзәндә 8 апрельдән 13 майга кадәр «Минем яраткан табибым» дип аталган бәйге булды. Бу конкурс иң яхшы балалар табибын ачыклауга исәпләнгән булса да, анда төрле номинацияләрдә терапевтлар да, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары да катнашты. 14 майда шушы конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы медикларны яшел үзәнлеләр махсус сайт аша интернет-тавыш...

Яшел Үзәндә 8 апрельдән 13 майга кадәр «Минем яраткан табибым» дип аталган бәйге булды. Бу конкурс иң яхшы балалар табибын ачыклауга исәпләнгән булса да, анда төрле номинацияләрдә терапевтлар да, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары да катнашты. 14 майда шушы конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы медикларны яшел үзәнлеләр махсус сайт аша интернет-тавыш бирү юлы белән сайлады.
Интернет-тавыш бирүдә Яшел Үзәннән 62 педиатр һәм 103 шәфкать туташы да катнашты. Яшел үзәнлеләр бу чарадан читтә калмады, үзләре яраткан табиблары өчен тавышын актив бирде. 14 июньдә шушы конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләргә иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләр бирелде. Менә алар:
Балалар табиблары арасында җиңүчеләр:
«Һөнәренә бирелгәнлек» номинациясендә: Әлфинур Барый кызы Яруллина, Вера Алексеевна Потапова, Наталья Николаевна Печенкина;
«Шәфкатьле йөрәк өчен»: Анна Валерьевна Остапчук, Рәшидә Рәшит кызы Комарницкая, Татьяна Серафимовна Абрамова;
«Һөнәрилеге һәм компетентлыгы өчен»: Галина Федоровна Савинова, Елена Александровна Пудовкина, Венера Равил кызы Артамонова;
«Ярдәмчеллеге һәм энтузиазмы өчен»: Наилә Габдерахман кызы Закирова, Алсу Равил кызы Скачкова, Гөлнара Альфред кызы Хәялиева;
«Коткарган гомерләр өчен»: Нина Павловна Дубинина, Луиза Сәлимхан кызы Гыйльманова, Алла Дмитриевна Сабирҗанова.
Өлкәннәрне дәвалаучы табиблар арасында җиңүчеләр:
- Миләүшә Шакирҗан кызы Каюмова, Фәния Фоат кызы Гыйззәтуллина, Зәйтүнә Хафиз кызы Асянова, Зөһрә Минтаһир кызы Гыйниятова, Гөлнара Хәмис кызы Сафиуллина, Зөфәр Гомәр улы Хәялиев, Дилбәр Газизулла кызы Кәримуллина, Фәнзия Гариф кызы Сәлимгәрәева, Татьяна Анатольевна Пичугина, Рәмзия Рафил кызы Нотфуллина:
Шәфкать туташлары арасында җиңүчеләр:
Гүзәл Госман кызы Җиһаншина, Марина Викторовна Жиркова, Миләүшә Фәргать кызы Хөснетдинова, Фәния Фоат кызы Гыйззәтуллина, Миләүшә Шакирҗан кызы Каюмова, Алсу Әлфрит кызы Нәдершина, Рәзинә Рәшит кызы Җамалиева, Суфия Зиннәтулла кызы Җамалетдинова, Наталья Евгеньевна Селезнева, Зөһрә Минтаһир кызы Гыйниятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев