Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Контроль күпкырлы булырга тиеш

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында этноконфессиональ мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәт мәсьәләсе беренче урынга чыгарылган иде. Һәм бу юкка түгел: бу өлкәдә эшләп җиткермәвебез күренә. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетында уздырылган «түгәрәк өстәл» дә нәкъ менә шуңа - этникара мохиттә конфликтларны кисәтү һәм профилактика мәсьәләсенә багышланган иде. Аны...

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында этноконфессиональ мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәт мәсьәләсе беренче урынга чыгарылган иде.
Һәм бу юкка түгел: бу өлкәдә эшләп җиткермәвебез күренә. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетында уздырылган «түгәрәк өстәл» дә нәкъ менә шуңа - этникара мохиттә конфликтларны кисәтү һәм профилактика мәсьәләсенә багышланган иде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Егоров алып барды.
ТР буенча Россия федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Яшел Үзән шәһәре бүлеге җитәкчесе Павел Артамонов экстремистларның җәмгыятьтә милләт яки дингә карап дошманлык тудырырга тырышуын билгеләп үтте. Моннан ике ел элек республикада бу юнәлештә тыныч булса, хәзер радикаль карашлы яшьләр күбәйде. Алар хәзер хакыйкатьне интернеттан эзли. Ә ул негатив язмалар белән шыплап тулган. Павел Анатольевич, сайт ачып, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүне оештырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
«Түгәрәк өстәл» эшендә катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы полиция бүлеге начальнигы Дамир Рәхимов белдергәнчә, безнең районда элеккеге БДБ һәм чит илләрдән килеп рәсми теркәлеп яшәүчеләр саны 2342, ә вакытлыча теркәлеп яшәүчеләр 1970 кеше. Алар арасында чит йортта үз тәртибен урнаштырырга теләүчеләр дә бар. Хокук саклаучылар даими контрольдә тотарлык кешеләр дә юк түгел. Үз төбәгендә эш табалмаганнарның күпчелегенең монда да хаҗәте шуның кадәр генә булса да, алар безнең тормышка җайлашып, тәртипле яшәргә тиеш. Дамир Вазыйхович бу мәсьәләдә УФМС белән берлектә эшләү тәртибен җайга салырга кирәклеген ассызыклады.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча, җирлекләрдә, мәсәлән, авыл җирлегендә, БДБ илләреннән бирегә килеп төпләнүчеләр саны уннан артса, диаспора буларак теркәлергә һәм авыл башлыгы бу юнәлештә эшләрнең торышы турында даими хисап тотарга тиеш.
Бу юнәлештә Яшел Үзәндә эш алып барылмый дип әйтеп булмый. ТР Халыклар ассамблеясының филиалы эшли. Шәһәр Сабан туенда филиалның эш нәтиҗәсе буларак халыклар дуслыгы почмагы күрсәтелә, Нәүрүз бәйрәме ел да зурлап билгеләп үтелә.
Илебездә тотрыксызлык тудырырга теләүче негатив элементларны күреп алу, алар белән бәхәсләрне булдырмау яки кисәтү эшенә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, көч структуралары, социаль яклау хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, халык, волонтерлар - кыскасы, барыбыз тотынсак кына тыныч яшәргә мөмкин булачак.
Бөек Россиянең вак дәүләтләргә таркалуын теләүче дәүләтләр булу хәзер беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә «түгәрәк өстәл»дә күтәрелгән мәсьәләләр бер безнең төбәк проблемасы гына була алмый. Әмма синең илеңә килеп, ниндидер кемсәләр балаңның башын бабаң тоткан дин дөрес түгел, дип бутаса, гасырлар буе урнашып килгән, бары тик яхшылыкка гына өндәүче динеңне, традицияләреңне юкка чыгарырга теләсә, кыңгыр эш эшләп тә, телеңне белмим дигән булып, күзеңә карап көлсә, без монда инде битараф кала алмыйбыз. Тормышыбыз иминлеге, ә ул - балаларыбызның матур киләчәге, тыныч тормышыбыз, әти-әниләребезнең тыныч картлыгы - безнең уяулыктан тора.
«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүчеләр этникара мөнәсәбәтләрдә, дини мәсьәләдә килеп туган сорауларга җавап бирү өчен махсус сайт ачу тәкъдимен хуплады.
Сорауларга җавапларны ФСБның Яшел Үзән бүлеге җитәкчелеге, хокук саклау, УФСМ органнары белгечләре, дин әһелләре бирәчәк. Хакыйкатьне бергә табыйк.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев