“Комбайн-2016” операциясе башланды
Республикада 25 июльдән Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе оештырган "Комбайн-2016" профилактик операциясе старт алды.
Әлеге чараның максаты урып-җыю кампаниясе чорында уракта катнашучы комбайннардан файдаланганда иминлек, техника куркынычсызлыгы таләпләренең, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, идарә итү кагыйдәләренең үтәлешен контрольгә алу булып тора.
Бу операция 2016 елның 19 августына кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев