Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кочып алулары ни тора!

Татар Әҗәленә килеп, Юныс Идрисовлар гаиләсен күрми китсәк, бигүк дөрес булмас иде. Нинди олы йөрәкле кешеләр яши бит монда. Өч баланы тәрбиягә алу өчен, чыннан да, батыр йөрәкле булуың кирәктер.

Юныс абый Татар Әҗәлендә туып, гомере буе шушы авылда яши. Беренче гаиләсе белән аралары өзелгәч, күпмедер вакыт ялгыз яши әле ул. Тик үзең генә җан асрау гомереңне заяга уздыруга тиң. Әлки районы кызы Гөлсирә апа Абдуллина белән кушылгач, тормышлары җайланып киткән кебек була. Әмма тулы канлы тормышта һәр көннән тәм табып яшәү өчен өйдә балалар тавышы җитми.

- Балалар йортыннан берәр сабый аласы иде, дип мин озак уйлап, әйтергә куркып кына йөрдем. Инде фикеремне җиткергәч, карчык та җиргә салып таптамады, Норлат балалар йортына барып, чатлыкта елмаеп басып торган малай ошады, дип кайтып та җитте, - дип сөйли Юныс абый.

Шулай итеп, шушы гаиләгә Марат исемле бик матур малай кайта. Ул бүген Татар Танае мәктәбенең III сыйныфында гел «5»ле билгеләренә генә укый. Инде бер малай белән генә чикләнмик дип, Марат янына бертуганнар Камилә белән Ангелинаны алып кайталар. Балалар, дуслашып, үзара уртак телне бик тиз таба. Беренче көннән үк Юныс абый белән Гөлсирә апага әти һәм әни, дип дәшәләр. Шөкер, балалар хәзер тулы гаиләдә, шатлыкта яши. Кешедән ким-хур түгелләр. Тәрбия­гә алган әти-әниләре сабыйларыбыз кешедән ким булмасыннар, дип тырышып яши.

- Тәрбиягә бала алу - бик мәшәкатьле эш. Армиягә барганда да моның кадәр комиссия узмаган идем. Әле дә булса ике кызга ай саен түләнә торган пособиене алган юк. Менә Гөлсирә дә шул эшләр артыннан йөри әле, - ди Юныс абый.

Әйе, без килгәндә өйдә хуҗа белән нәни кыз Ангелина гына иде. Кызның әтисен яратканлыгы күренеп тора. Юныс абый да: «Балалар үстерү мәшәкатьле эш булса да, аларның әти дип, килеп кочып алулары ни тора!» - ди.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев