Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көньяк Кытай диңгезендә Яшел Үзән десанты

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте Вьетнам Социалистик Республикасының хәрби диңгез флотилиясен тулыландыруны дәвам итә. Бездә төзелә торган «Гепард-3,9» фрегатларына ерак Көньяк Кытай диңгезендә дә тиңнәр юк. Яшел Үзән заводы җитештергән корабльләрнең дөньяда танылуына сөенмичә мөмкин түгел. Кем әйтмешли, булдырабыз, димәк. Һәм халыкара танылуның әҗере дә куанычлы:...

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте Вьетнам Социалистик Республикасының хәрби диңгез флотилиясен тулыландыруны дәвам итә. Бездә төзелә торган «Гепард-3,9» фрегатларына ерак Көньяк Кытай диңгезендә дә тиңнәр юк.
Яшел Үзән заводы җитештергән корабльләрнең дөньяда танылуына сөенмичә мөмкин түгел. Кем әйтмешли, булдырабыз, димәк. Һәм халыкара танылуның әҗере дә куанычлы: завод шундый ук корабльләр төзергә тагын заказлар алды.
24 сентябрьдә заводта Вьетнам Республикасы өчен ике яңа «Гепард-3,9» фрегатларын төзү эшен башлап җибәрү тантанасы булды. Тантананы «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның генераль директоры Ринат Мистахов ачты. Корабль төзүче эшчеләр һәм белгечләр алдында Вьетнам вәкиле дә чыгыш ясады.
Үз чиратында коллектив, завод заказны вакытында үтәр, дип вәгъдә бирде. Командасы 84 кешедән торачак, буе 102,4 метр озынлыктагы зур хәрби корабльне төзү шактый катлаулы эш, билгеле. Якташларыбыз ышанычны аклар шәт. Моңа кадәр ясап чыгарылган «Гепард-3,9» хәрби корабльләре уңай тәэсир калдырган бит әнә. 2011 елда - беренчесе 5 мартта, икенчесе 22 августа - Вьетнамның дәүләт флагы күтәртелгән ике фрегат хәзер эштә кулланыла инде. Аларның беренчесенә «Дин Тин Хоан», икенчесенә «Ли Тай То» исемнәре бирелгән. Корабльләрнең төп бурычы - Вьетнам иленең Көньяк Кытай диңгезендәге чиген саклау.
Әйтергә кирәк, әлеге корабльләрнең 11661 санлы проектын «Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы» акционерлык җәмгыяте белгечләре сызган. Шулай итеп, ерак Көньяк Кытай диңгезенә баштанаяк яшел үзәнлеләр хезмәт куйган хәрби корабльләр «десанты» төште. Фрегатлар чит-ят шартларда да шәһәребезнең данын югары тотарлар дип ышанасы килә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев