Яшел Үзән

Күл буена килсәң иде...

Шәһәребезнең иң матур, яше-картын ял итәргә үз янына тартып торучы урыны, әлбәттә, күл һәм аның янындагы, күкрәк тутырып урман һавасы сулатучы һәм кошлар сайравына кинәндерүче яшел зона.

Кайчандыр бака һәм чүп оясына әйләнеп барган Яшел Үзән уртасындагы сулык танымаслык булып 2005 елларда тергезелгән иде. Хәзерге вакытта ул кабат төзекләндерүне таләп итәрлек дәрәҗәгә җитеп килә. Ишелеп килүче яр буйларын ямап - сылап кына калмыйча, зурдан кубып, масштаблы үзгәртеп яңарту эшенә тотынмакчылар бу эшкә. Шул уңайдан "Мельница" кафесы янында ачык шәһәр советы булды. Очрашуда күл һәм аның тирәлеген үзгәртергә алынган Казан шәһәренең "Архитектурный десант" ААҖнең план-проекты белән битараф булмаган яшел үзәнлеләрне таныштыру, фикер алышу, килгән кешеләрнең теләкләрен тыңлау белән үрелеп барды. Дәвамы - газетабызның алдагы саннарында.

Гөлнара Вәлиева

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: