Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

кияүгә 83 яшь, кәләш 16сын тутырган

Яшел Үзәндә малайлар күбрәк туа, әмма ир-атлар Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә законлы никахлашкан гаиләләрнең яртысы беренче биш елда ук таркала икән. Бу ачы чынбарлык. Ул бигрәк тә 25 - 35 яшьлекләр арасында еш күзәтелә. 2012 елда 1119 пар законлы рәвештә никахларын шушы ЗАГС бүлегендә теркәгән. Әмма бу 2011 ел белән...

Яшел Үзәндә малайлар күбрәк туа, әмма ир-атлар Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә законлы никахлашкан гаиләләрнең яртысы беренче биш елда ук таркала икән. Бу ачы чынбарлык.
Ул бигрәк тә 25 - 35 яшьлекләр арасында еш күзәтелә. 2012 елда 1119 пар законлы рәвештә никахларын шушы ЗАГС бүлегендә теркәгән. Әмма бу 2011 ел белән чагыштырганда 4,35 процентка кимрәк. Сәбәбе, мөгаен, кәбисә елы булгангадыр, дип исәпли Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык торышы актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Римма Закирова. Республикада да шундый ук күренеш күзәтелә (33 172 пар никахлашып, ул 2011 елдан 8 процентка кимрәк булган).
Ир-атлар арасында никахлашу өчен иң актив чор 25тән 34 яшькә кадәр булса, кызлар арасында ул 18дән 24 яшькә кадәр. Иң өлкән кияү 83 яшьтә, кәләш - 81дә. Иң яшь кәләшкә - 16, кияүгә - 17 яшь. Никахлашкан парларның 250се катнаш булуы белән аерыла. Соңгы елларда иртә өйләнешүчеләр саны кими башлаган. 2012 елда Яшел Үзән ЗАГСында 16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында нибары 10 никах теркәлгән.
Былтыр 1637 бала туып (республикада 56005), ул 2011 елдан -1, 1999 ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк булган. Гадәттәгечә малайлар күбрәк туа.
Р.Закирова 2012 елда туган балаларга кушылган иң популяр исемнәрне дә атады: малайлар арасында - Кирилл, Артем, Матвей, Егор, Илья, Әмир, Тимур, Александр. Кызларга әти-әниләре күбрәк Виктория, Анастасия, Арина, София, Софья, Елизавета, Милана исемнәрен кушканнар. Иң сирәк исемнәр: Адам, Ансель, Инель, Мигуэль, Тея, Сезима, Лаванда, Гретта, Веста, Бояна, Арпита.
Гаиләдә бала туу шатлыклы вакыйга, әлбәттә, әмма, дөнья булгач, үлем-китемнәр дә булмый тормый. 2012 елда ЗАГСта үлем турында 2372 акт төзелгән. Монда да шул фактны әйтмичә китеп булмый: үлүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Кызганычка, үлгән ир-атларның 44 проценты пенсия яшенә дә җитә алмаган.
2012 ел нәтиҗә ясаудан күренгәнчә, үлем очракларының туулардан һаман артык (735кә) булуын билгеләргә кала. 1991 елда, мәсәлән, туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк булган. Республикада Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнарында халыкның табигый артуы күз алдында.
Былтыр ЗАГС бүлегендә 26 ветеран гаиләне чакырып, аларны «Алтын», «Бриллиант» туйлары белән тантаналы рәвештә котлаганнар. Ел саен 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСта тантаналы итеп тугры һәм үрнәк гаилә парларына Бөтенроссия медале тапшырыла. Былтыр Зур Ключи авылыннан 45 ел гаилә стажы булган Головиннар гаилә пары шушы медаль белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә ЗАГС бүлеге үзе дә зур үзгәрешләр кичерә. Матди-техник базасын ныгытып, ЗАГС бинасы алды мәйданы төзекләндерелгән, тантаналар залында дизайн алмаштырылган, фотосалонның йөзен үзгәрткәннәр. Бүгеннән үк икенче бүлмәләргә дә ремонт ясарга җыеналар. Болар барысы бергә өйләнешүче парлар, юбилярлар, яшь гаиләләр һәм кунакларның күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев