Яшел Үзән

Кисәтү отышлырак

Язын янгыннар торышы белән һәрвакыт киеренкелек туа. Кипкән үлән, чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Урманнарны да янгыннардан саклау зарур. Шуларны истә тотып, Татарстанда 15 майга кадәр гадәттән тыш режим кертелеп, бу вакытта учак ягулар катгый тыелган. Бу хакта һәм шулай ук кешеләр үлеменә китергән янгыннар турында...

Язын янгыннар торышы белән һәрвакыт киеренкелек туа. Кипкән үлән, чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Урманнарны да янгыннардан саклау зарур. Шуларны истә тотып, Татарстанда 15 майга кадәр гадәттән тыш режим кертелеп, бу вакытта учак ягулар катгый тыелган. Бу хакта һәм шулай ук кешеләр үлеменә китергән янгыннар турында Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган киңәшмәдә федераль янгын сагының 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин сөйләде.
Оператив мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән муниципаль район территориясендә янгыннарның арту тенденциясе күзәтелә. Ел башыннан 67 янгын теркәлеп, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8 очракка күбрәк. Ә менә ут кабулар узган елдагыча - 26 очрак. Бигрәк тә янгыннарда кешеләр үлеме борчу тудыра. Ел башыннан 5 кеше янгын корбаны булып, ул 2012 ел белән чагыштырганда 2 кешегә күбрәк. Көннәр җылына башлау белән янгын сагын чакырулар да арткан. Соңгы атнада гына да алар 47гә җиткән. Шуларның 26сында чүп-чар һәм коры яфрак янган.
Урманнарда янгын чыгу мөмкин булган урыннарда урнашкан торак пунктларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан эчке эшләр органнары һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә вакытлыча постлар куела башлаган. Ирекле янгын сагы (ДПО) торышы да аерым игътибар таләп итә. Бу көнгә районда 87 ирекле янгын сагы дружинасы (техникасыз) оешып, аларда 797 кеше исәпләнә. Раифа монастыренда, Зур Ключи, Олы Ачасыр, Күгеш, Татар Танае авылларында янгын сүндерү машинасы булган ирекле командалар бар. Аларда 33 кеше эшли. Әмма, чыгыш ясаучы билгеләвенчә, әлеге янгын сакларына ярдәм күрсәтүдә авыл башлыклары ягыннан бер генә норматив-хокук акты да кабул ителмәгән. Янгыннар белән хәлне тотрыкландыру максатыннан хәзер актив чаралар күрелә. Әйтик, халык арасында пропаганда эшләре алып барыла. Әмма, янгын сагы отрядлары бәла чыккан урынга минутлар эчендә барып җитә алса да, бәла-казаның һәрчак үзебезнең гаептән, ваемсызлыктан чыгуын һәм зур югалтуларга китерүен бер мизгелгә дә онытырга ярамый.
Һәр дүшәмбе киңәшмәсендә коммуналь ресурсларга югары ОДН билгеләнү буенча оешкан штабның алып барган эшенә хисап ясала. Бу юлы Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Олег Анисимов белдерүенчә, үткәрелгән эш нәтиҗәсе үзен көттермәс һәм яшәүчеләрнең бу өлкәдәге активлыгы җавапсыз калмас. Май бәйрәмнәреннән соң Татэнергосбыт биргән мәгълүматларга карап, ОДН буенча туган аңлашылмаучылыкларга, ниһаять, нокта куелырга тиеш. Әйтик, торак йортта арттырылган квадрат метрлар һәм нормативларның ярашмау сәбәпләре һәм башкалар. Шундый күләмле эшнең нәтиҗәсе булырга тиештер бит инде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: