Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киселгән карбыз сатып алмагыз

Җәйге эсседә сәүдә нокталары ачык һавада кирәк-ярак белән сезонлы сәүдә итәргә күнеккән. Без - кулланучылар яшелчә, җиләк-җимешне, куасны, туңдырма ишеләрне вакытлыча ачылган лареклардан сатып алудан баш тартмыйбыз, сусауны аяк өсте генә басабыз. Җәйге кирәк-яракны лареклардан алу уңайлы да, арзан да кебек инде безгә. Эссе чакта кибетләргә кереп торасы килми. Менә...

Җәйге эсседә сәүдә нокталары ачык һавада кирәк-ярак белән сезонлы сәүдә итәргә күнеккән. Без - кулланучылар яшелчә, җиләк-җимешне, куасны, туңдырма ишеләрне вакытлыча ачылган лареклардан сатып алудан баш тартмыйбыз, сусауны аяк өсте генә басабыз.
Җәйге кирәк-яракны лареклардан алу уңайлы да, арзан да кебек инде безгә. Эссе чакта кибетләргә кереп торасы килми. Менә хәзер урамда оештырылган сәүдә нокталарында карбыз ишеләрне дә сата башладылар. Ниндине телисең, шундыйны сатып ал. Зур булса, сатучылар кисеп бирергә дә риза. Санитария кагыйдәләре үтәләме-юкмы, анда безнең эш юк. Кисеп биргәч, димәк, рөхсәт бар, тикшерүчеләр йоклап ятмыйдыр бит инде, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Менә, мәсәлән, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин ял көннәрендә урамнарны тикшереп йөргәндә, кабак хәтле карбызларның базар каршындагы ларекларда киселеп сатылуына шаккаткан. Дүшәмбе киңәшмәсендә ул Роспотребнадзор идарәсенең бу хәлгә күз йомуын тәнкыйтьләмичә кала алмады:
- Киселгән карбыз сатып алмагыз, ул сәламәтлек өчен бик куркыныч, - диде ул. - Тикшереп йөргән бер санитар табибны да күрмәдем мин анда. Иң каты чаралар күрелергә тиеш булса да.
Роспотребнадзор җитәкчесе сүзләренә караганда, санитария шартларын бозучыларга административ җәза күрелергә мөмкин икән. Әйтик, штрафның иң азы - 2 мең сум, иң күбе - 30 мең сум күләмендә. Башкарма комитет җитәкчесенең контрольсез шаурма сатучыларга да дәгъвасы күп.
Муниципаль район башкарма комитетының кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Рөстәм Солтанов сөйләвенчә, халыкның сатып алу ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү максатыннан чыгып, язгы-җәйге сәүдәгә кагылышлы карар кабул ителеп, туңдырма, куас, яшелчә, җиләк-җимеш сату урыннары билгеләнгән. Болардан тыш, шәһәр территориясендә 11 җәйге кафе һәм сыра сатучы 9 шатер урыны да расланган.
- Җәйге кафелар һәм шатерлар куелганда, алар даими полиция хезмәткәрләре күзәтүе астында булырга тиеш. Аларда юыну өчен раковина, бәдрәфләре булу да шарт, - дип сөйли Р.Солтанов. - Союзная урамында җәйге шатерда бәдрәф булмагач, килешүне өзәргә туры килде. Ә болай бу көнгә җәйге сәүдә һәм хезмәт күрсәтү буенча шәһәрдә 51 килешү төзелде. Шәһәр пляжында халыкның ялын оештыруга, җәйге кафе ачуга, күңел ачу хезмәте күрсәтүгә «Радиант» ширкәтенә рөхсәт бирелде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X