Яшел Үзән

Киләсе елга капремонт программасына кергән йортлар исемлеге әзер

Яшел Үзән шәһәр Советының чираттан тыш сессиясе тыныч үтте. Ник дигәндә, моңа кадәр берничә җыелыш булып, депутатларның даими комиссияләрендә депутатлар да, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр активистлары да 2014 елгы капиталь ремонт программасына керәчәк йортлар исемлеген берәмтекләп тикшергәннәр иде инде. Бик күп бәхәсләрдән соң, исемлек әзер булды һәм аны сессиядә кабул...

Яшел Үзән шәһәр Советының чираттан тыш сессиясе тыныч үтте. Ник дигәндә, моңа кадәр берничә җыелыш булып, депутатларның даими комиссияләрендә депутатлар да, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр активистлары да 2014 елгы капиталь ремонт программасына керәчәк йортлар исемлеген берәмтекләп тикшергәннәр иде инде. Бик күп бәхәсләрдән соң, исемлек әзер булды һәм аны сессиядә кабул итәсе генә калды.
Билгеле булганча, Яшел Үзәндә барлыгы 760 күпкатлы йорт бар һәм алар арасында авария хәлендәге йортлар да күп. Алар капиталь ремонт өчен акча җыюда катнашмыйлар. Татарстан Республикасында капремонт буенча пилот проекты башланганда 7 еллык программа кабул ителде һәм җирле басмада басылып та чык­кан иде. Әмма капремонт программасын финанслый башлагач, беренчел планнар белән расланган программа арасында аермалыклар килеп чыкты. ТР Төзелеш министрлыгы, күпкатлы йортларны капремонт чиратына бастырганда, балл системасы буенча эшләргә карар итә. Шуның нигезендә Яшел Үзән шәһәре ЖКХ департаменты кап­ремонтка иң нык мохтаҗ булган һәм иң күп балл җыйган 56 йортны сайлап ала. Департамент җитәкчесе Олег Анисимов: «Әгәр программа тиешенчә расланган булса, 2014 ел исемлегенә барлык 56 йорт та кергән булыр иде. Әмма Минстрой төшергән финанслау лимиты моңа мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә 2014 ел программасына иң күп балл җыйган нибары 16 йорт кертелде», - дип белдерде. Исемлек ахырында өч йортка игътибар итми калмагансыздыр. Болар чагыштырмача яңа йортлар, әмма лифтлары сафтан чыккан. Ә аларны алмаштырмыйча, йорттан файдаланып булмый, шуңа алар исемлеккә кертелгән дә инде.
Сессиядә шулай ук Могҗизалар кырындагы яңа урамнарның исемнәре расланды. Урам исемнәренә килгәндә, депутатлардан аермалы буларак, минем үз фикерем бар. Күркәм Яшел Үзәнебез урамнарына Каштановая, Малиновая, Болотная, Овражная дигән тузга язмаган исемнәр кушмасак, эше, батырлыгы белән бөтен илгә танылган һәм исемнәре мәңгеләштерелергә хокуклы якташларыбыз исемнәрен кушсак дөресрәк булмас иде микән. Әлбәттә, герой райондашыбыз Алтынов исемен кушу өчен шактый йөрисе, эшлисе бар. Ә болай, Каштановая (Каштаннар) исемен кушасың да, эше бетте кодагый! Әле ул урам кәстәнә (каштан) агачларына батып утырып, бөтен Могҗизалар кырының күрке булачакмы, юкмы? Аннары, урамнарга исем биргәндә, аның татар теленә күңелгә ятышлы итеп тәрҗемә ителүе дә зарур дип уйлыйм мин. Яшел Үзән шәһәре топонимикасы буенча комиссиягә татар филологлары да кертелеп, халык арасында бәхәскә урын калдырылмаска тиеш, дип саныйм.
Сессиядә экология, табигатьтән файдалану һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе А.Березинский комиссия эшенә хисап ясады. 10нан артык утырышта 73 мәсьәлә тикшергән депутатлар. Монда китапханәләр проблемасы да күтәрелгән, хоккей тартмачыклары төзү дә, попечительләр советы, яшелләндерү эшләре, кыскасы, тормышыбызның бик күп проблемалары тикшерелгән. Сессиядә катнашкан ЯҮМР башлыгы А.Тыгин комиссия рәисенең хисабын «чын депутат доклады үрнәге» дип билгеләде һәм депутатлар комиссия эшенә уңай бәя бирде.
2014 елга капремонт программасына кертелгән йортлар исемлеге
Ленин ур., 35,27, 1
Гоголь ур., 50, 57
Комсомольская ур., 2, 4, 6
Засорин ур., 1, 3
Загородная ур., 14
Столичная Ур., 13
Рогачева ур., 19
Фрунзе ур., 12, 11
М.Красная., 9
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: