Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәк алар кулында

Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда Горький исемендәге заводның төрле тармакларында эшләүче җиде яшь пар законлы никахлашты. Мондый вакыйганы, ягъни бер заводта эшләүче 7 парның бер көнне берьюлы язылышу тантанасын Яшел Үзәннең күргәне булмагандыр әле, мөгаен. Мәдәният сарае шаулап-гөрләп торды. Берсеннән-берсе матур яшь парларны котларга предприятие һәм...

Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда Горький исемендәге заводның төрле тармакларында эшләүче җиде яшь пар законлы никахлашты.
Мондый вакыйганы, ягъни бер заводта эшләүче 7 парның бер көнне берьюлы язылышу тантанасын Яшел Үзәннең күргәне булмагандыр әле, мөгаен. Мәдәният сарае шаулап-гөрләп торды. Берсеннән-берсе матур яшь парларны котларга предприятие һәм муниципаль район җитәкчеләре дә килде. Ә туган-тумачалар, дус-ишләр турында әйтеп тә торасы юк. Бизәлгән автомобильләр, чәчәк бәйләмнәре, берсеннән-берсе матур кәләшләр, шатлыклары ташып чыккан ыспай кияү егетләре, шарлар, котлаулар...
Яңа туган гаиләләргә Горький исемендәге завод директоры Ренат Мистахов якты теләкләрен җиткереп: «Сезнең аркада без күп нәрсәне эшлибез, заказлар эзлибез, яңача яшибез, яңа йортлар төзибез. Заводның киләчәге сезнең кулларда», - диде.
Аларга эчкерсез котлауларын җиткерергә дип Каспий флотилиясе штабы җитәкчесе контр-адмирал Виталий Михайлов та килгән иде.
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин бүгенге вакыйганың әһәмиятен билгеләп:
- Яшел Үзән яшәрә, бер көндә җиде гаилә туу завод өчен генә түгел, шәһәр өчен дә мөһим вакыйга, - диде ул. - Гаиләләрегез тотрыклы булып, алар аерылышучылар статистикасына керә күрмәсен.
Бу гаиләләрнең һәрберсенә завод бик зур бүләк тә әзерләгән. Аларга, Фрунзе урамында предприятие үз көче белән 20 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр төзегән йорттан завод ипотекасы буенча, процентсыз берәр бүлмәле фатир ачкычларын бирәчәк. Фатир бирү церемониясе әлегә кичектерелеп торса да. Ә бүген яшьләр бәйрәм итә. Предприятие яшь парларга фатир биреп кенә котылмаган. Шушы фатирларын җиһазлауга сертификатлар да бүләк итеп бирде ул бүген аларга. Горький исемендәге заводның заказлары артканда эшләргә белгечләр күп таләп ителә. Шуңа күрә яшьләрне җәлеп итүне үзенең алдына бурыч итеп куя, төрле юлларын эзли.
Бу көнне язылышкан җиде пар арасыннан Алена белән Артур Сабировлар гаиләсенең дә куанычлары эчләренә сыймый:
- Без бу көнне бервакытта да онытмабыз. Иң истәлекле көн булыр ул безнең өчен. Икебез дә заводта эшлибез: беребез - 18нче цехта, икенчебез - финанс бүлегендә. Бер-беребезне мәктәп елларыннан ук белеп, аралашып яшәдек. Заводта да беренче елын гына эшләмибез. Гаилә корырга булдык. Нинди бәхет тиде безгә: фатирлы да булачакбыз, җиһаз турында да кайгыртасы юк. Туебыз бүген «Абажур» кафесында булачак. Анда безне дуслар, туган-тумачалар котлаячак, - диде алар икесе дә бертавыштан.
Әлеге парларның язылышу тантанасы чын-чынлап зур бәйрәмгә әйләнде. Аларны котлаулардан соң бәйрәм әле сарай каршында да дәвам итте. Һәркайсының бәхетле, тигез тормыш, чын мәхәббәт өчен күк йөзенә күгәрченнәр очыруы да бу бәйрәмнең бер бизәге булды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев