Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәге якты

Осиново - Яшел Үзән районында гына түгел, гомумән, республикада даими үсә баручы һәм икътисади яктан иң көчле авыл җирлекләренең берсе. Елның беренче яртысында биредә 85 (!) нарасый дөньяга аваз салган, 1649 кеше чит-ят төбәктән килеп тәпләнгән икән, димәк, авыл җирлегендә демографик хәл яхшыра дигән сүз. - Осиново бистәсе, нигездә, «Радужный»...

Осиново - Яшел Үзән районында гына түгел, гомумән, республикада даими үсә баручы һәм икътисади яктан иң көчле авыл җирлекләренең берсе. Елның беренче яртысында биредә 85 (!) нарасый дөньяга аваз салган, 1649 кеше чит-ят төбәктән килеп тәпләнгән икән, димәк, авыл җирлегендә демографик хәл яхшыра дигән сүз.
- Осиново бистәсе, нигездә, «Радужный» исеме алган яңа төзелешләр микрорайоны исәбенә үсә, - дип сөйли Осиново авыл җирлеге башлыгы Татьяна Мельникова. - Күп катлы торак йортлар, ерактан ук күренеп, халыкны үзенә яшәргә чакырып тора. Осиновога, шул исәптән, «Радужный» микрорайонына яшь гаиләләрнең күчеп килүе, үзебезнең предприятиеләргә эшкә урнашуы аеруча куандыра безне. «Радужный-2» микрорайонын төзү концепциясе дә бар һәм ул эшләп бетерү стадиясендә.

Әзерне көтеп ятмыйлар
Яшь гаиләләрнең артуы, балаларның елдан-ел күбрәк тууы өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә тудыра авыл җирлегенә. Яңа юллар салуны, социаль тармак объектлары - балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханә, спорт комплексы, рәсем һәм музыка мәктәпләре, кибетләр, полиция бүлеге төзүне таләп итә ул. Республикадан, районнан ярдәм булса да, үзләре дә алма пеш, авызга төш, дип көтеп ятучылардан түгел. Елның беренче яртысына авыл җирлеге бюджеты 14 миллион сум күләмендә расланган булган, әмма җир кишәрлекләре сату, җирне арендага бирү, җир һәм милеккә салым түләү исәбенә бюджетка акча артыграк - 15 миллион сум күләмендә кергән.

Хезмәттәшлек
Осиново кебек зур һәм икътисади яктан тотрыклы авыл җирлекләре районда сирәк. Әлеге территориядә урнашкан көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең авыл җирлегенә һәм биредәге социаль-мәдәни объектларга булышуын исәптән чыгарырга ярамый. Әйтик, Осиноводагы «Майский» теплица комбинаты ябык грунтта яшелчә үстерү буенча Россиядә икенче урынны алып тора. Яшелчәчеләр кулланучылар базарына, аерым алганда, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Екатеринбург, Ижау, Киров, Пермь һәм илнең бүтән төбәкләренә елына 26 мең тоннадан күбрәк экологик яктан чиста яшелчә үстереп озата. Предприятиедә меңнән артык кеше эшли, уртача хезмәт хакы 21800 сум. Осиново авыл җирлеге территориясендә урнашкан икенче зур предприятие - «Казан» кошчылык фабрикасы. Әлеге фабриканың күркәм эш-гамәлләре турында газетабызның узган саннарының берсендә күләмле язма басылган иде инде. Язылганнарны кабатлап тормыйча, шуны гына әйтәсе килә: фабрикада меңгә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы 21789 сум. Предприятиеләрдә хезмәт хакы тотрыклы һәм әйбәт булганга күрә, Осиновода яшәүче халык, озын берлек артыннан куып, эш эзләп йөрмичә, үзләрендәге предприятиеләрдә эшли һәм салымны да шунда түли. Һәр ике предприятие дә хәйрия ярдәме күрсәтүгә һәрдаим зур игътибар бирә: аларның мәктәпләргә, балалар бакчаларына, ветераннарга ярдәм күрсәтүләрен билгеләргә кирәк. Мәскәү - Уфа трассасы буенда урын биләүче «М-7» индустриаль паркы да Осиново авыл җирлегенә карый. Паркның гомуми мәйданы - 39,5 гектар. Анда производство, склад, офис биналары урын алган һәм ул полимер, металл эшкәртүгә, машина төзелешенә, төзү материаллары эшләп чыгаруга специальләшә. Әлегә «Волжанин» һәм «Мультипласт» ширкәтләре эшли. Тулы куәтенә эшли башлагач, 3500 кешене эш белән тәэмин итә алачак, паркта хәзерге вакытта 140 кеше хезмәт куя. Былтыр төрле дәрәҗәдәге бюджетка 19,3 миллион сум акча күчерүе белән дә игътибарны җәлеп итә. Авыл җирлеге территориясендә, санап үтелгән предприятиеләрдән тыш, зур булмаган бизнес объектлары да бар.

Бердәмлектә - көч
Авыл җирлеге территориясендә 2 урта мәктәп, берничә балалар бакчасы уңышлы эшләп килә. 380 бала белем ала торган Гыйматдинов исемендәге гимназиягә быел капиталь ремонт ясалды. «Радужный»да балалар бакчасы ачылу әти-әнигә күптән көтелгән чын бәйрәм булды Башлык билгеләп киткәнчә, табиблык амбулаториясендә 15 табиб хезмәт куя һәм бу чик түгел. Халык саны арта барган саен хезмәт күрсәтүче объектлар да даими рәвештә арта барачак. Бистәдә һәм җирлек составына керүче авылларда киләсе елларда төрле социаль-мәдәни объектлар төзелү халыкның яшәү рәвешен яхшыртырга, тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен тагын да җиңеләйтергә тиеш.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев