Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичәге бәяләр төшкә керә

Тавык төшенә тары керә, диләрме әле? Менә без дә, һәркөнне арта барган бәяләрне күреп, кичәге юньрәкләрен юксынабыз. Кичә генә күпме тора иде, бүген инде менә фәлән сумга менгән, дип аптырыйбыз. Ни кызганыч, бәяләр үзгәрә һәм һаман үргә таба... Әле менә соңгы вакытта йомыркага, сөт һәм сөт ризыкларына бәяләрнең кисәк кенә...

Тавык төшенә тары керә, диләрме әле? Менә без дә, һәркөнне арта барган бәяләрне күреп, кичәге юньрәкләрен юксынабыз. Кичә генә күпме тора иде, бүген инде менә фәлән сумга менгән, дип аптырыйбыз. Ни кызганыч, бәяләр үзгәрә һәм һаман үргә таба...
Әле менә соңгы вакытта йомыркага, сөт һәм сөт ризыкларына бәяләрнең кисәк кенә күтәрелүе халыкны аптырашта калдырды. Узган айда гына 35-45 сум торган йомырка 65-75 сум белән сатыла башлады. Казан базарларында хәтта 100 сумга ук менгән ди. Турыдан-туры хуҗалыктан китереп бүлеп сатыла торган сөтне литрын 26 сумнан сатсалар, заводта җитештерелгәне аннан да югарырак бәядә.
Базарда бәяләр уйнавы яңалык түгел анысы. Әмма болай кесәгә сугарлык дәрәҗәдә артуы сорау тудырмый калмый: кешегә иң кирәкле булган сөт һәм йомырка нигә шулай кыйммәтләнә соң? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре менә болай аңлатты хәлне: кошчылык фермалары зур, шуңа күрә кош азыгына бәяләр аз гына артса да, ул шундук үзен сиздерә. Кош азыгы кыйммәтләнүе нәтиҗәсендә йомыркаларның да бәяләре кузгала һәм, кызганычка, югарыга таба. Ә инде сөткә килгәндә, сөт җитештерүче хуҗалык­лардан һәм шәхси фермалардан сатып алу бәясе арттырылды. Моңа кадәр бик түбән бәядә җыелгач, безнекеләрнең очсыз сөтен күрше-тирә өлкә алыпсатарлары күпләп җыя башлаганнар. Эшкәртү предприятиеләре чималсыз калмасын өчен үткәрелгән чара бусы. Турысын әйтергә кирәк, авыл халкы өчен уңай үзгәреш бу. Узган ел, литрын җиде сумнан җыеп, елаталар иде бит терлек асраган кешене. Хезмәте әйбәт бәяләнгәч, хәзер сөтне унсигез сумнан җыялар, сыер асраучылар да артыр, шәт.
Әйтергә кирәк, сәүдәгәрләр тиз ярак­лаша яңалыкка. Дистәсе 65-70 сумнан бәяләнгән йомыркага кеше якын да килмәгәч, алыпсатарлар тиз генә күрше Мари республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән юньрәкләрен кайтарганнар. Юл чыгымнары артуына карамастан, аларына бәяне илле биш (уртача) сум куя алганнар һәм кеше, дистәләп кенә булса да, ала башлаган күкәйләрне.
Сатып алучы ничек карый икән соң моңа? Хәер, бәяләр артуына кем сөенсен инде, хезмәт хаклары да, пенсияләр дә артмады бит. Шулай да без бу хакта базарда очраган кешеләрнең фикерен белештек.

Рәйханә Курмашева (җыештыручы):
- Бәяләрне арттыралар да арттыралар, нишләргә дә белгән юк. Сөте дә, күкәе дә шулкадәрле кыйммәтләнгәч, ничек камыр ризыклары пешерермен дип куркам хәзер. Шимбә, якшәмбе көннәрендә кунакка килгән оныкларымны коймак белән дә, бәлеш белән дә сыйлыйсы килә ич.

Фәнил Шәйдуллин (пенсионер):
- Үзеңә уйламый мөмкин түгел хәзер: бәяләр үсә дип, пенсияне дә, хезмәт хакын да арттырмый хөкүмәт. Авылда үзебезнең йорт-җиребез бар, моңа хәтле бәрәңге һәм яшелчә үстердек анда. Әллә, мин әйтәм, кош-корт та, мал да асрап караргамы, дип торам әле. Балаларга да ярдәмебез күренерлек булыр иде...

Алия (яшь әни):
- Безгә сөтне һәр атна авылдан биреп җибәрәләр. Ә беркөнне сөт беткәч, ирем кибеткә төшеп китте. Кайтып кергәндә күзләре маңгаена менгән иде, моның бәясе дөрес булдымы соң, ди. Ә мин өйдә бәби белән утыргач, кибеткә бик йөрмим, сөткә бәя шулкадәр арткандыр дип уйламаган да идем. Һәркөн шушылай сатып ала башласаң, ыштансыз каласың.

Миләүшә Галиева (пенсионер):
- Берничә ел рәттән кысыр калгач, сыерыбызны бетерергә мәҗбүр булган идек. Сыер асрамагач, мәшәкате азрак инде анысы, тик сыерлы булуга җитми. Әллә яңадан сыер алырга микән дип уйлыйбыз. Бер-бер артлы өч онык туды, язга тагын берсе туарга тора. Кибет сөте эчкәнче, үзебезнекен эчеп үсәрләр ичмасам!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев