Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш

Халыкның хакимиятнең «Кайнар линия»сенә, «Халык контроле»нә, интернет аша бирелгән сорауларын муниципаль район җитәкчелеге җитди контрольдә тота. Шуңа күрә дүшәмбе саен предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә дә аларга аерым игътибар бирелә. Бу юлы, ягъни узган атнада да сораулар шактый килгән. Әйтик, балалар бакчаларында эшләүче кече персонал хезмәт хакының бик аз...

Халыкның хакимиятнең «Кайнар линия»сенә, «Халык контроле»нә, интернет аша бирелгән сорауларын муниципаль район җитәкчелеге җитди контрольдә тота. Шуңа күрә дүшәмбе саен предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә дә аларга аерым игътибар бирелә.
Бу юлы, ягъни узган атнада да сораулар шактый килгән. Әйтик, балалар бакчаларында эшләүче кече персонал хезмәт хакының бик аз булуына дәгъва белдергән. Аңлатуларынча, киләсе елның 1 гыйнварыннан аларның хезмәт хакы артырга тиеш. Сораулар арасында, әлбәттә инде, ишегалларын һәм подъезд төпләрен кардан чистартуга кагылышлылары да күп булган. Чөнки быел кар, соңгы еллардан аермалы буларак, күбрәк явып, хезмәт күрсәтүчеләргә мәшәкать тудырып тора.
-Шәһәрдә ишегалды җыештыручылар әллә бөтенләй юкмы, дигән сорау туды миндә, - ди район башлыгы А.Тыгин бу уңайдан. -Кичә мин кардан чистартылган бер генә ишегалдын да күрмәдем. Җыештыручылар, киресенчә, кар яуган көнне эшләргә тиеш булсалар да. Ә менә автомобиль юлларында техника бар көчкә эшләде.
ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов бу хәлне җыештыручыларның якшәмбе көнне ял итүе һәм мондый көннәрдә автомобильләрнең күп булуы белән аңлатырга теләсә дә, бу аклану буларак кабул ителә алмый, чөнки халыкның шәһәр урамнарын бөтенләй башкача күрәсе килә, ял көннәрендә бигрәк тә. Бәлки, башлык фикеренчә, ТКХ хезмәтләренә түләүләрдә бурычларның артуы да күпмедер дәрәҗәдә шуңа бәйледер. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән бит. Әйтик, агымдагы елның ноябрендә бурычларны каплауда кискен кимү күзәтелгән. Моны сезонга бәйләп аңлатып була булуын, әмма тирәнтен анализ ясауны да таләп итә.
-ТКХга түләүләр дисциплинасын арттыру һәм бурычларны түләтү юнәлешендә без күп чаралар күрәбез, - дип сүзен дәвам итә Олег Анисимов. -Нәтиҗәләр төрле булса да, уңай динамика - күз алдында. Яшел Үзән бурычларны җыю буенча республикада лаеклы урында тора.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев