Яшел Үзән

Күбрәк эшләсәң,тәмлерәк ашарсың

Гамәлдәге пенсия реформасына югарыдагылар төзәтмәләр кертергә әзерләнә. Бу гади халыкта шактый кызыксыну уятты. Шулай булмаска да мөмкин түгел. Халык арасында йөргән имеш-мимешләргә караганда, пенсиягә чыгып, уч тутырып акча алу өчен, кимендә 40 ел эш стажы кирәк дигән сүзләр бар. Хаклык кайда? Газета укучыларыбызны кызыксындырган байтак сорауга үзәк газеталарда дөнья күргән...


Гамәлдәге пенсия реформасына югарыдагылар төзәтмәләр кертергә әзерләнә. Бу гади халыкта шактый кызыксыну уятты. Шулай булмаска да мөмкин түгел. Халык арасында йөргән имеш-мимешләргә караганда, пенсиягә чыгып, уч тутырып акча алу өчен, кимендә 40 ел эш стажы кирәк дигән сүзләр бар.
Хаклык кайда? Газета укучыларыбызны кызыксындырган байтак сорауга үзәк газеталарда дөнья күргән язмалардан җавап таптык.
- Зур күләмдә пенсия алу өчен, кимендә 40 ел эш стажы кирәкме? Астыртын гына пенсия яшен арттыру була түгелме соң бу? Әгәр кеше вузны 22 яисә 25 яшьтә тәмамласа, аңа, хезмәт пенсиясе турындагы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелгән очракта, 62-65 яшькә кадәр эшләргә туры киләчәкме?
- Әлегә бу хакта төгәл генә бернәрсә дә әйтелмәгән. Тулаем реформа буенча карар кабул ителгәч, бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Гомумән алганда, 35 ел эш стажы кирәклеге турында гына сүз бара. Бүген пенсиягә чыккан кешеләрнең гомуми эш стажы уртача 32 ел.
- Яңа законнар хәзерге пенсионерларга кагыламы?
- Юк. Бүген пенсия алып яшәүчеләр алга таба да шул күләмдә пенсия алачак, аларның пенсиясе кимеми, киресенчә, акрынлап арта барачак.
- Бала белән өйдә утырган еллар гомуми эш стажына керәме? Армиядә хезмәт иткән вакыт ничек исәпләнә?
- Хәзерге вакытта пенсиягә чыкканда эш стажы ничек исәпләнсә, ул шул рәвешле кала, ягъни льготалар саклана.
- Җиң сызганып, картлык көннәрендә бәхеттә-шатлыкта яшәрбез дип, 35 ел эшләдек ди. Аннары нәрсә?
- Әгәр пенсиягә чыгарга тиешле кешенең кирәкле хезмәт стажы һәм уртача хезмәт хакы бар икән, димәк, ул шушы хезмәт хакының кимендә 40 проценты күләмендәге пенсиягә исәп тота ала.
- Әйтик, бүгенге көндә уртача хезмәт хакы илдә 26 мең сум дип исәпләсәк, 35 ел эш стажы булган кеше күпме пенсия алыр?
- Хәзерге бәяләрне исәпкә алсак, кеше уртача 11 мең сум пенсия алачак.
- Әлегә 11 мең сумга безнең зур булмаган шәһәр пенсионеры, авылдагыларны әйткән дә юк, яшәр. Әмма 20-25 елдан пенсиянең күләме ничек үзгәрер икән?
- Планлаштырганда демография һәм икътисадның үсеше исәпкә алына. Илдә 2030 елга кадәр фаразлар бар. Тулаем дөньяда да якынча 20 елга фараз төзиләр. Кыскача гына әйткәндә, илнең икътисады әйбәт икән, димәк ки, халыкның яшәү рәвеше дә яхшыра дигән сүз.
- Хезмәт хакың зуррак булса, пенсияң дә күбрәк була дигән сүзме?
- Илдә яшәүче халыкның 70 проценттан күбрәге уртача хезмәт хакы ала, кимрәк алучылар да бар. Пенсияне хезмәт хакының 40 проценты күләмендә исәпләү - бу дөнья стандартларына туры килә. Дәүләт эшләүчеләрдән взнос җыя, аны гадел итеп бүлә һәм олыгаеп барган кешенең картлык көнендә гарантияле пенсиясе була.
- Күбрәк пенсия алу өчен, беләктә дәрт-дәрман бар чакта үзеңә күбрәк тырышырга кирәк дип аңларга кирәк инде бу сүзләрне?
- Нәкъ шулай. Дәүләтнең тотрыклы пенсиясеннән тыш, бүтән юллар белән дә пенсияне арттырырга мөмкин. Әйтик, корпоратив пенсия. Бу очракта предприятие үзенең булачак пенсионеры өчен килешү нигезендә өстәп акча түли. Икенчесе, ирекле түләү системасы. Бу очракта кеше үзе түләргә тиеш була. Хезмәт хакын әйбәт түләгән предприятиеләрдә эшләүче халык дәүләтнеке булмаган пенсия фондына даими рәвештә һәм килешү нигезендә өстәмә акча түләп тора. Совет заманында да бар иде бу ысул. Шул ук Көнбатыш илләрендә дә бар.
- Яшең җитмичә пенсиягә чыгу мөмкин булырмы? Әлегә бездә нигездә хатын-кыз - 55, ир-ат 60 яшьтә пенсиягә чыга.
- Алдан пенсиягә чыгуны бөтенләй бетереп атмаслар, әмма монда проблема бар. Зарарлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч предприятиеләрдә, төньяк районнарда эшләүчеләрне онытмаска һәм аларны исәптән чыгармаска кирәк. Тагын педагоглар, медицина хезмәткәрләре. Саный китсәң, байтак җыела, 12 миллион чамасы кеше. Асылда, льготалардан файдаланучылар пенсия фондына түләгәнгә караганда аннан күбрәк акча ала. Укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре 90нчы еллар башында, тиешле хезмәт стажы булганда, алданрак пенсиягә чыга иде. Бу аларның хезмәт хакы түбән булганга күрә шулай эшләнде, тик хәзер хезмәт хакы күтәрелде һәм даими арта бара. Бу мәсьәлә яңадан каралырга тиеш.
- Эшләүчеләр, бигрәк тә яшьләр, хезмәт хакын конвертта алуны кулай күрә. Әгәр алга таба да эш шулай дәвам итсә, Пенсия фондына взнос күчерү сизелерлек кимергә мөмкин.
- Хезмәт хакын конвертка салып бирү фактын яшереп торып булмый. Эшләүчеләрнең 30 процентка якыны эш хакын шулай ала. Әгәр һәр эшләүче кеше взносларны тулы күләмдә түләсә, бюджеттагы дефицит турында сүз дә булмас иде. Моны берьяклы гына аңлатып булмый. Бу хезмәт базары, анда эшләү шартлары, эш урыннары белән бәйле. Бу - уртак проблема һәм аны бергәләп хәл итәргә кирәк.
- Эшләгән кешегә пенсиясен түләмәскә кирәк дигән фикерләр яңгырый.
- Финанс министрлыгында эшләүче кайбер белгечләр эшләгән кешегә пенсиянең база өлешен түләмәскә дигән тәкъдим керткән кертүен. Әмма эшләүче пенсионерларның, гадәттә, хезмәт хакы да аз, пенсиясе дә күп түгел. Пенсия артырга мөмкин, әмма ул кимемиячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: