Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан яңа кәгазь акча банкнотларында урын алсын өчен тавыш бирик!

Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан итү турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша. Татарстан башкаласының өч символы 5 меңнән артык тавыш җыйган инде.
Моңа кадәр 5 меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремленә туристлар яратып өлгергән урыннар - Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты да кушылды.
Хәзерге вакытта бәйгене уздыру өчен махсус булдырылган «Твоя-Россия.рф» сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче этапка уза.
Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. 200 һәм 2000 сумлык купюралар исә 2017 елда әйләнешкә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев