Яшел Үзән

Казан – Мәскәү поезды Яшел Үзән станциясендә туктамаган

Татарстан прокуратурасы 215нче Казан - Мәскәү поездының Яшел Үзән станциясенә туктамау факты буенча тикшерү эшләрен башлады. "БИЗНЕС Online" газетасы хәбәр итүенчә, поезд Яшел Үзән станциясендә 6 сәгать 14 минутта туктарга һәм 6 сәгать 15 минутта кузгалып китәргә тиеш булган. Әмма поезд графикны бозган. Шул ук вакытта поездга утырырга тиешле 22...

Татарстан прокуратурасы 215нче Казан - Мәскәү поездының Яшел Үзән станциясенә туктамау факты буенча тикшерү эшләрен башлады. "БИЗНЕС Online" газетасы хәбәр итүенчә, поезд Яшел Үзән станциясендә 6 сәгать 14 минутта туктарга һәм 6 сәгать 15 минутта кузгалып китәргә тиеш булган. Әмма поезд графикны бозган. Шул ук вакытта поездга утырырга тиешле 22 пассажир (шул исәптән 3 бала) аптырашта калган. Станция кизүе, поезд машинисты белән элемтәгә кереп, поездны аралыкта туктаталар һәм поезд маневр локомотивы белән Яшел Үзән станциясенә кире кайтарыла, пассажирлар 7 сәгать 15 минутта поездга утыру бәхетенә ирешә.

Хәзерге вакытта транспорт прокуратурасы әлеге фактның сәбәпләрен тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: